Җәза түгел, ярдәм мөһим: Актанышта балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә
Актанышта район башлыгы Ленар Зарипов рәислегендә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышта төп игътибар ата-аналарның балаларын тәрбияләүдәге җаваплылыгы мәсьәләләренә юнәлтелде. Каралган эшләрнең күпчелеге Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе (балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәү) белән бәйле иде.

Ленар Зарипов комиссия әгъзаларына һәр очракка мөмкин кадәр уйлап, җентекләп якын килү кирәклеген ассызыклады.
«Безнең бурыч — җәза бирү генә түгел. Без хәлнең асылына төшенергә, гаиләдә мондый вәзгыять ни өчен барлыкка килгәнен, проблемаларның төп сәбәбен аңларга тиеш. Нәкъ менә шушы мәсьәләләрне ачыклап кына, без балага чын ярдәм күрсәтә һәм ата-аналарны дөрес юлга юнәлтә алачакбыз», — дип билгеләп үтте район башлыгы.

Комиссия эше дәвам итә. Төп максат — балаларның иминлеге һәм гаиләләрнең ныклыгы.
Руслан Усманов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев