Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлегенең яңа депутатларына партия билетлары тапшырылды

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлегенең XXXVI нчы Конференциясе узды.

Көн тәртибендә беренче мәсьәлә булып “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлеге башкарма Секретаре Исламова Зәһинә Гафурҗан кызының партиянең эшчәнлеге турында чыгышы тыңланды. Шулай ук конференция барышында Актаныш җирле бүлегенең сәяси Советы составына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан региональ бүлегенең XXXV Конференциясенә делегатлар сайлау мәсьәләләре каралды.

Бөтенроссия “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлегенең сәяси Советы составына Бариев Илфак Шамил улы һәм Кадыйров Рәмис Мөхәммәтхамис улы сайланды.

Яңа сайланган депутатларга - Әхәтов Илнур Хиразетдин улына һәм Гайнетдинов Илүс Талип улына партия билетлары, бәйгеләрдә актив катнашкан ике башлангыч оешма секретаре - Кадыйров Рәмис Мөхәммәтхамис улы белән Маликов Гадел Рөстәм улына җирле бәлекчәнең истәлек бүләкләре тапшырылды. Партиянең яңа әгъзаларын һәм активын “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлеге Секретаре, Актаныш муниципаль районы башлыгы Зарипов Ленар Рафак улы тәбрикләде.

Актаныш муниципаль район Советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев