Бүген Актаныш авыл башкарма комитетына җитәкче итеп Камил Әхмәтгалиев билгеләнде
Бүген Актаныш авыл башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге җаваплы вазыйфага, җирле депутатлар бертавыштан, моңарчы Кәзкәй авылы башкарма комитетын җитәкләгән Әхмәтгалиев Камил Нургаяз улын сайладылар.
"Актаныш җирлеге гади җирлек түгел. Без Камил Нургаяз улына уңышлар телибез. Киләчәктә дә аңлашып, ярдәмләшеп эшләрбез дигән өметтә калам" дип искәртте утырышны алып барган район башлыгы Ленар Зарипов.
"Камил Нургаяз улы белән эш буенча шактый аралашырга туры килде. Ниятләгәнне җиренә җиткереп эшли торган кешеләрнең берсе ул. Кәзкәй җирлегендә дә бик матур эшләде. Актанышны да, халкын да бик яхшы белә. Аңа алдагы хезмәтендә уңышлар" дип хуплады Актаныш авыл җирлеге депутаты Дилфат Нәгыймов.
Камил Әхмәтгалиев 15 елдан артык җирлектә полиция участок вәкиле булып эшләгән кешеләрнең берсе. Чыннан да, Актаныш авылының сулышын яхшы белә. Һәм әлеге тәҗрибә киләчәктә эшне алып баруда ярдәм итәр дигән өметтә калабыз.
БЕЛЕШМӘ: Камил Нургаяз улы 1972 елда Иске Әлемдә туган. 1992 - 2018 елларда район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя. 2020-2023 елларда Кәзкәй авыл җирлеген җитәкләде. Өйләнгән, тормыш иптәше белән 3 бала тәрбиялиләр.
Актаныш районы мәгълүмат үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев