Бүген Пучы авыл җирлегенә депутатлар тарафыннан яңа җитәкче - Гыйлемов Айгиз Рафис улы билгеләнде
Бүген Пучы авыл җирлегенә депутатлар тарафыннан яңа җитәкче - Гыйлемов Айгиз Рафис улы билгеләнде.
Җирлек Советының утырышында катнашкан район башлыгының урынбасары Илшат Габдулхаев Айгиз Рафис улына хәер фатихасын биреп, җаваплы хезмәттә уңышлар теләде.
КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ: Айгиз Гыйлемов 1978 елда Пучы авылында туган. Армия сафларыннан кайткач хезмәт юлын Нур Баян исемендәге хуҗалыкта машина йөртүчесе булып хезмәт куя. Аннан озак еллар Түбән Кама шәһәрендә эчке эшләр бүлегендә эшли. Соңгы елларда Нур Баян исемендәге хуҗалыкта эшләде. Тормыш иптәше Илүзә ханым белән дүрт ул тәрбияләп үстерәләр.
«Актаныш-Хәбәр»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев