Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Бүген район башлыгы Ленар Зарипов СВОдагы якташларыбызның әти-әниләре, хатыннары белән очрашты

Районыбыздан махсус хәрби операциядә катнашучыларның саны артканнан-арта бара. Авылда калган әти-әниләре, хатыннары, балалары гаилә терәкләреннән башка ничек яши, аларны нинди сораулар борчый- бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә район башлыгы Ленар Зарипов белән бер төркем җитәкчеләр әлеге мәсьәләләрне өйрәнде.

Ленар Зарипов СВОдагы егетләр белән элемтәләрне югалтмыйча, алга таба да аларга гуманитар ярдәм оештырылачагын әйтте.

Очрашуга кайнар ноктадан икенче тапкыр отпускага кайткан Айдар Гикрамин да килгән иде. Ул барлык ярдәм итүчеләргә, гуманитар ярдәм оештыручыларга барлык солдатлар исеменнән зур рәхмәтен белдерде.

-Бергә булыйк, бергә яшик. Бердәм булганда гына барысын да җиңеп була!-диде Айдар.

Алдан ук хәбәр ителсә дә, әлеге мөһим очрашуга килүчеләр саны әллә ни күп дип әйтеп булмый. "Без-бергә!" волонтерлар төркеме җитәкчесе Гөлинә Иделбаева кайбер гаиләләрнең үзләре белән бөтенләй элемтәгә кермәүләренә борчылып алар белән бәлки психологларга эшләргә кирәктер, дигән тәкъдимен җиткерде. 

Сораулар әңгәмә барышында бер-бер артлы яңгырап кына торды.

Улларын сугышка озаткан өлкән яшьтәге абый-апалар да, ирләрен өзелеп сагынучы ханымнар да игътибар белән тыңлаучыларны күреп күңелләрен борчыган сорауларын бирделәр.

Кемгәдер утын кирәк, кемнеңдер ире контракт төзеп СВОга китсә дә балалар бакчасына түләүдән азат ителмәгән, ә кайсыбер авылларда иң күп егет мобилизацияләнеп тә әти-әниләренең хәлен белүче юк, яисә урамы һаман да пычрак, баткак. Ә кемнеңдер мал асрый торган лапасы җиргә таба авыша башлаган.. 

"Нишләп без балаларыбызны алып киткәндә кирәк булдык та, хәзер безне беркем дә искә алмый?" дип үзәкләре өзелүчеләр дә бар арада.

Сорауларның берсе дә җавапсыз калмады.

Җитәкчеләр мөрәҗәгатьләрнең барысын да язып алды, якын арада хәл итәргә вәгъдә бирделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев