Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева «Закон территориясе» конкурсында катнашып хөрмәтләнде

Казанда ТР Министрлар Кабинетында «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Анда Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева да хөрмәтләнде.

Конкурс республикада 2007 елдан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан, 2012 елдан Татарстан Хөкүмәте химаясендә үткәрелә. Төп максаты - җәмәгать тәртибен тәэмин итү, яшьләргә хокукый тәрбия бирү һәм хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тарату.

ТР Министрлар кабинеты җитәкчесе Алексей Песошин ассызыклаганча, республикада иҗтимагый иминлекне тәэмин итү дәрәҗәсе югары булып кала. Моңа хокук саклау структураларының, хакимият органнарының, бизнес вәкилләренең һәм актив гражданнарның үзара хезмәттәшлеге ярдәм итә. «Имин шәһәр» системасын да кертеп, иминлекнең алдынгы технологияләрен финанслауны һәм гамәлгә кертүне, тәртип саклау буенча җәмәгать пунктларына ярдәм итүне һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен уңай шартлар тудыруны тәэмин итүче муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең роле аеруча зур.

Бәйге җиңүчеләре арасында Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева да бар. Ул «Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә бүләккә лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев