Бүген Актаныш районында халык белән очрашуларның беренчесе узды. Район башлыгы Ленар Зарипов Күҗәкә авыл җирлеге халкы белән очрашты. Очрашу барышында Ленар Зарипов республика һәм район уңышлары турында сөйләде.
Күҗәкә җирлегендә 5 ел: нәрсә эшләнде?
Авыл җирлеге башлыгы Илдар Мусин соңгы 5 ел эчендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Илдар абый билгеләп үткәнчә, халыкны иң нык борчыган проблемаларның берсе – искергән су трассалары иде. Шушы еллар эчендә алар алыштырылган, хәзер су белән бәйле аңлашылмаучылыклар юк. Су торбаларын яңартуда Илдар Мусиннан алдарак эшләгән Рәйхан Галимьянованың өлеше зур.
Инфраструктура да җирлектә бер урында тормый. Уръяды һәм Татар Суыксуы авыллары арасына дәүләт программасы ярдәме белән яңа асфальт юл салынды. Авылларда спорт корылмалары төзелде, каптаж чишмәсе матур итеп койма белән әйләндереп алынды.
Хәтер бакчалары
Үзара салым акчалары исәбенә җирлекнең һәр авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап һәйкәлләр торгызылды яки төзекләндерелде. Күҗәкәдә яңа һәйкәл пәйда булса, Иске Уръяды һәм Түбән Уръядыда заманча төзекләндерү эшләре алып барылды. Хәтта бүген кешеләре яшәмәгән Буранчы авылында да сугыш ветераннарына багышланган истәлекле урын булдырылган. Адай авылында бу юнәлештә эшләр башланган.
Проблемалар чишелерме?
Очрашуның иң мөһим өлеше – халык белән ачык диалог. Авыл халкы үзен борчыган сорауларны район башлыгына турыдан-туры бирде.
Күҗәкә белән Түке авыллары арасына юл салу, Адайда мәчет ачу, шулай ук нефть ташучы зур йөк автомобильләрен Адай авылы уртасыннан йөртмәү мәсьәләләре күтәрелде. Ленар Зарипов һәр сорауны игътибар белән тыңлады һәм аларны чишү юлларын карарга вәгъдә бирде.
Хакимият белән халык
Очрашулар районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә дәвам итәчәк. Актаныш районы башлыгы хакимиятнең халыкка якын булуы – уңышлы эшнең нигезе икәнен тагын бер кат исбатлады. Ләйсән Газизова фотолары.
Нет комментариев