Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Халкыбыз җәүһәрләре

«Тарихта без эзлебез» – буыннарны берләштерүче фестиваль

Ел саен Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале уздырыла. Әлеге чара буыннар дәвамлылыгын һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга, милли гореф-гадәтләр нигезендә туганлык бәйләнешләрен ныгытуга зур өлеш кертә. Шулай ук ул гаилә, халык һәм туган як тарихын өйрәнүгә көчле этәргеч бирә.

 

Фестиваль 2019 елдан бирле үткәрелә. Анда борынгы ядкарьләр, гореф-гадәтләр, йолалар, әби-бабайлардан килгән мирас киң чагылыш таба. Катнашучылар шәҗәрә агачларын, гаилә ядкарьләрен тәкъдим итеп, үз нәселләренең тарихын бәян итә.

Быел муниципаль этапта өч гаилә катнашты: Иске Богады авылыннан Хөсәеновлар, Күҗәкә авылыннан Хәйретдиновлар һәм Усы авылыннан Нурлыевлар гаиләләре. Нәтиҗәдә, Хөсәеновлар гаиләсе беренче урынга лаек булды. Алар апрель аенда Түбән Кама шәһәрендә узган зона этабында да уңышлы чыгыш ясап, лаеклы рәвештә икенче урынны яуладылар.

7 июльдә әлеге гаиләләр, шулай ук узган ел зона этабында беренче урын алган Газизҗанов-Салиховлар гаиләсе, Казан шәһәрендә узачак республика этабында кунаклар буларак катнашачак. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның да катнашуы фестивальнең югары әһәмияткә ия булуын ачык күрсәтә.

Елдан-ел үзенең нәсел тамырларын өйрәнүче, шәҗәрә төзү белән кызыксынучы гаиләләр саны арта. Бу юнәлештә сораулар һәм мөрәҗәгатьләр дә күбәя.

Йомгаклап әйткәндә, һәр гаилә үзенең нәсел тарихын, чыгышын, буыннар чылбырын белергә, сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Бу — безнең уртак хәтеребезне, мәдәни мирасыбызны саклауның иң мөһим шарты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев