Актаныш гимназиясендә террорчылык куркынычыннан саклану буенча Бөтенроссия өйрәнүләре узды
30 апрель көнне Россиянең барлык мәктәпләрендә, шул исәптән сәләтле балалар өчен Актаныш гимназия-интернатында террорчылык куркынычыннан саклану буенча планлы Бөтенроссия укулары узды.
Мондый күнегүләр елга ике тапкыр — уку елы башында һәм яз көне, мәктәп укучылары һәм көллият студентлары катнашында үткәрелә. Аларның төп максаты- террор куркынычын киметү, балалар һәм педагогларның иминлеген тәэмин итү өчен террорчылык куркынычы барлыкка килгән очракта гамәлләр алгоритмын эшләү.
Өйрәнүләр барышында гимназиядә иминлеккә куркыныч янау белән бәйле төрле ситуацияләрдән чыгу юлы күрсәтелде. Укучылар һәм мөгаллимнәр эвакуация, куркынычсыз зоналарда яшеренү һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен практикада ныгыттылар.
Тренировкалар оешкан төстә узды, барлык катнашучылар да моңа җитди һәм җаваплы карады.
Исегездә тотыгыз: уяулык һәм гадәттән тыш хәлләргә әзерлек — куркынычсызлык нигезе ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев