Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Янгыннарга юл куймыйк!

22 январь көнне Социаль яклау бүлегенең Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль участокта балигъ булмаган балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Әңгәмә барышында янгыннарга юл куймау, электр приборларыннан, мичтән һәм башка җылыту приборларыннан куркынычсыз файдалану, янгынга һәм кешеләрнең үлеменә еш сәбәп булган ачык уттан файдалануга юл куймау турында мәгълүмат җиткерелде. Социаль хезмәтләр алучылар янгын чыкканда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү телефоннары номерлары белән таныштылар. Әңгәмә ахырында барысына да янгын куркынычсызлыгы темасына листовкалар һәм белешмәләр тапшырылды.

Мондый чараларны үткәрү гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметергә, җаваплылык дәрәҗәсен күтәрергә, тормыш эшчәнлегендә куркынычсыз шартлар тудырырга һәм янгын вакытында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның үз-үзләрен куркынычсыз тотышын формалаштырырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев