Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

РЕПОРТАЖ: Тулы әзерлектә каршы торырга

Язгы ташкынны хәвеф-хәтәрсез үткәрү өчен райондашларның имин яшәеше сагында торучы оешма-предприятиеләр көнне-төнгә ялгап эшли. Әлегесе вакыт аеруча хәвефле сезонга кереп барган чак буларак билгеләнә.

                               Районда зур су килү ихтималы булган мәйданнарда социаль билгеләнештәге, агулы матдәләр, агрохимикатлар сакланган һәм хәвефле җитештерү объектлары юк. Әмма табигать көйсезлегеннән якташларның мал-мөлкәтенә генә түгел, ә иң аянычлысы – сәламәтлегенә дә зыян булуы ихтимал. 
                               Бүген, язгы ташкын чорына һәм якынлашып килгән аеруча янгын куркынычлыгы вакытына әзерлек чараларын, махсус учреждениеләрнең техникаларының әзерлеген карау һәм кабул итү оештырылды. Актаныш районының Ә.Авзалова исемендәге мәдәният сарае һәм Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов стадионы арасындагы автостоянкада полиция, урманчылык, МЧС, янгын сагы, үзәк хастаханә машиналары, төрле техникалары парадта шикелле тезелгән иде. Гамәли сөйләшү, аңлатма эшләре үтте.
Без бу хакта тулысынча 103нче янгын сагы җитәкчесе, лейтенант Илдар Мортазиннан сорашырга булдык:

– Мондый команда-штаб өйрәнүләре ел саен, даими үтә. Үзегез күрәсез, җылы һава тормышы, термометрларыбыз әкренләп күтәрелә. Шуның бәйле булган кар эрүләр, елгалар һәм башка объектлар ярларыннан өскә менеп аяныч вакыйгаларга илтмәсен өчен профилактика эшләре гамәлдә. 
Янгыннар яз көне аеруча күп була. Учак ягулар, аеруча урман массивларында катгый рәвештә тыела. Халык белән сөйләшүләр, кисәтү эшләрен дә башкарабыз.


                               Ходай күрсәтмәсен, әмма бу вакытта полиция хезмәткәрләренең дә язгы ташкын янап эвакуация башланса, мародһрлык кебек ямҗсез күренешләрне булдырмау алар өстендә. Су күтәрелүне даими күзәтчелектә тоту өчен гидропостлар да булдырылып тора. Су басуларны булдырмау көнүзәк мәсьәлә. Язгы ташкынны хәвефсез үткәрү буенча эш дәвам итә. Су басудан җитди нәтиҗәләргә юл куймаслык хәл катгый контрольдә. Монда тыгыннарны кисәтергә һәм елгаларга иң якын территорияләрне су басу куркынычын киметергә ярдәм итүче төгәл профилактик чаралар үткәрү мөһим. Язгы су басуның тискәре нәтиҗәләрен булдырмауга юнәлтелгән чаралар дәвам ителәчәк. 
                               Туган җиребезгә язсылу тулы хокуклы хуҗабикә булып аяк баса. Ялан-кырларда бәллүр тавышлы гөрләвекләр чылтырый, болыннарны ашыга-ашыга кар сулары белән сугара. Бу матур чорда да кискен моментлар булса да, начарлыкларын күрмичә үткәреп җибәрик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев