Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Агыйдел кичүендә боз әлегә хәвефсез

Үз башыңа хәсрәт төшмичә, гади генә хәвефсезлек кагыйдәләрен бозуның нинди авыр нәтиҗәләргә китерү ихтималын аңламыйсың. Көн саен аянычлы хәлләрне күреп-ишетеп торабыз: әле кичә генә дус-туганнары, балалары белән аралашкан, эшләп йөргән кеше фаҗигага тарып, бүген инде фани дөньялардан китеп барырга да мөмкин... Агыйдел кичүе әлегесе вакытта эшләп тора, әмма һава торышы шартлары үзгәрә калса, боз калынлыгы хәвефле минималь юкалыкка калса ябылачак.

Дүртөйле аша Актаныш ягына араны кичү гаять якынайта, тизләтә. Кичү өчен башкортстанлылар җаваплы, ләкин бердәмлектә-көч, дигән шикелле, Актанышның МЧС вәкилләре дә кичүне даими карый, боз калынлыгын тикшереп тора. 

103 янгын сагы бүлеге җитәкчесе Илдар Мортазин сөйли:

- Татарстанда рәсми төстә барлык кичүләр ябылган. Әмма, Башкортстан кичүе бу, ул Актаныш белән тоташтыра. Әлеге вакытта 3 тоннага тиклем авырлыктагы машиналарга йөрү рөхсәт ителә. Көннәр җылыта төшә, әлбәттә, боз катламының сыйфаты начарая. 

Машина белән кичү аша чыкканда һәрчак 10-12 метр бау йөртергә кирәк. Бозның төсенә һәрчак карагыз, төсе сарырак булса, сыйфаты түбән була. 

Илдар Минсалихович, боз ачылу буенча фаразлаулар ничек соң әле?

- 27 марттан алып 4 апрельләргә тиклем боз өстенә су чыгуы фараз кылына. Температура күтәрүле белән әлеге күренеш бәйле. Боз астындагы су агымы да көчәя бу вакытта.

Ә менә кичү аша чыккан вакытта машиналар арасында әлегесе көнне нинди дистанция булуы зарур?

- Автомобильләр арасында дистанция кичкән чакта 50-100 метр булырга тиеш. Машинагыз ишекләре блокировкаланган булмавы мөһим, иминлек каешларыгыз чишегез. Хәвеф-хәтәргә дучар булмас өчен шофёр гына булуы яхшырак, калганнарга салонда чыкканчы, җәяү чыгу әйбәт булачак, аеруча бәләкәй балаларыгыз булса.

Безнең иҗат төркемебез алдында боз да тикшерелеп каралды, бүгенгесе көнне ул 98 см калынлыкта. Хәвефле түгел.

Махсус гидропостлар да, касса эшли монда. Кассир Газинур Якупов белән сөйләшик:

- Көннәр җылынуга таба бара, озакламый боерык нигезендә кичү ябылачак. Җәяүлеләр һәм балыкчыларга да боз өстенә чыгу, анда йөрү тыела. Көн саен боз катламы калынлыгы бур һәм махсус үлчәм таягы белән билгеләнә. Узган елны Агыйел кичүе март ае ахырында ябылды. Ял көнне машиналар күбрәк уза, ике якка да бик күп хәрәкәт.

Күпчелек респондентларыбыз әлеге боз кичүен тәүге тапкыр үтә булып чыкты, чит өлкәләрдән булган ватандашларыбыз да бихисап иде. Магнитогорск якларыннан да хәтта очрадылар.

Агыйдел кичүен ябырга иртәрәк. Әмма әзерләнер вакыт җитте. Язгы бозга ышаныч юк. Төннәрен каткан боз көндезге җылыда юкара, эри башлый. Иң беренче һәм иң гади кагыйдә: ихтыяҗ булмаганда боз өстенә кермәгез. Ә керергә туры килсә, кичү турында тулысынча хәбәрдар булу кирәк. Шуны истә тотыгыз: иң якындагы коткару хезмәте килгәнче күпмедер вакыт үтәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев