Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хуҗалыкларда, фермаларда

«Башак» хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Ярмиев: Бердәм командада эш тә уңа

Бездән калмас, һава торышы гына сынатмасын иде, ди безнең авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куючы райондашларыбыз.

Бүгенге терлек азыгы хәстәрләү барышын караулар хакында сезгә хәбәр иткән идек инде. «Башак» хуҗалыгы — елның-елында сыната торган, начар күрсәткечле түгел, ә киресенчә исеме-җисемен әйтеп тора.
«Башак»ның тук башаклары да, терлекчелеге дә ил табыны муллыгына зур табыш китерә, алдынгылар сафын әйдәп бара.

Без барган чакта монда төзелеш эшләре, яңа терлек азыгы базын төзү гөрли иде. Эшләр ифрат көйле бара. Хуҗалыкның һәр җирендә тәртип һәм пөхтәлек хакимлек итә.

Мин «Башак» хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Ярмиев белән кыска гына әңгәмә корып алдым.

Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү, «яшел урак» кампаниясе ничек икән?

— Күргәнегезчә, бүгенге көндә терлек азыгы әзерләү бездә тулы көченә бара. Быел инде табигать безнең алга тагы үзенең «сюрпризларын» куйды. Шуңа да карамастан, булган азыкны җыеп, базларга салабыз. Ниятебез, 2023-24нче елгы сезоныбызны яхшы итеп үткәрергә. Мал саны әлеге көндә арту сәбәпле азык күп сорала. Шуңардан чыгып, бөртеклеләрне дә базга салабыз.

Узган елдан калган азык та бармы, Илүс Илдусович?

— Бар. Шактый әле, көзнең ахыргы көннәренә тиклем җитәчәк, дип уйлыйбыз. Бер 50-60 көннән яңа базларны ачып, кереп китәчәкбез. Уңышыбыз елына күрә яхшы! Яңгырлар явып үтсә, кукуруз үсеп җитешкән мәйданыбыз, люцерна җирләре күп әле. Саламнарыбыз, печәннәребез җитәрлек булыр.

«Башак»та корылык аркасында кертелгән гадәттән тыш хәлләр режимы белән бәйле куелган яңа планнарны тормышка ашыру өчен тынгысыз хезмәт дәвам итәләр. Бүгенге көндә мондый хуҗалыклар күбрәк булса, безнең авыллар таркалмас иде! Эшләрегез уң булсын, «Башак»лылар һәм авыл дип яшәгән җир кешеләре!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев