Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хуҗалыкларда, фермаларда

Басуларда хезмәт шавы: Эшләр тулы куәт белән бара

«Әнәк» агрофирмасының Яңа Кормаш бүлекчәсенең силос базындагы эшчәнлек белән җентекләп танышкач, янәдән басуларга юл тоттык.

Максатыбыз Фәндүс Гайсинның бригадасы уңганнары белән танышу иде. Җәй берәүләр өчен көтеп алган ял итү фасылы булса, авыл халкы өчен — иң кызу эш вакыты. Мал асрап, иген игеп көн иткән авыл кешесе тизрәк печәнен кайгырта, бакча чүбен утый, бәрәңгесеннән корт чүпли. Шулай итмәсәң булмый да: озын кышларны чыгасы бар, үз тамагың белән генә түгел бит әле, малның тук булуы да кирәк. Бу күмәк хуҗалыкларга да кагыла. Кайсы үлән басуына гына карама — һәркайда эш кайный. Бүгенге көндә районыбызның һәр хуҗалыгында сенаж салу, печән хәзерләү эшләре кызу темплар белән бара. 

Биредә олпат механизатор Дамир ага Гыйззәтуллин белән дә танышу бәхетенә ирештем. Булдыклы шәхес ул, туган якның патриоты, 1975 елдан бирле авыл хуҗалыгында хезмәт куя.

Дамир абый, эшләр көйле барамы, техника ничек? дип соравыма:

— Әлбәттә, энекәш, елы-елга туры килми, шулай да «борынны югары тотабыз», яңа рекордлар куярга омтылабыз. Аллаһы хәерлесен кылсын. Ә заманча техникаларга килгәндә, оҗмах кебек инде ул, эшкә дә санамыйсың, дип елмая кыр-басу батыры.


Килүгә үк монда да техникаларның шактый яңа булулары күзгә ташланды. 


Фәндүс абый Гайсин бригадасы егетләре 90 гектардагы люцернаны ура. Бу кырны тәмамлагач исәпләре Бикчәнтәй басуларына күчү. 
Гомумән, "Әнәк"нең күпьеллык үлән басуларында техника тавышы тынганы юк. Максат — аяз көннәрне файдаланып, кышкылыкка җитәрлек мал азыгы туплап калу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев