Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хуҗалыкларда, фермаларда

Чанаңны – җәй, арбаңны кыш әзерлә

Авыл хуҗалыгы техникаларына, тракторларга һәм аларның тагылмаларына ремонт эшләре хәзердән үк башланырга тиеш. Бу хакта «Чишмә» хуҗалыгында гамәлләштерелгән семинарда да ассызыкланды.

Күптән түгел генә районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иддарәсенең махсус комиссиясе хуҗалыклардагы техника сакланышын, ремонт эшләренә әзерлек белән танышып чыккан иде.

— «Чишмә», «Алга», «Таң», «Наратлы» хуҗалыклары бик яхшы итеп техникаларын сакланышка хәстәрләгәннәр. Комбайннарны да күтәртеп куйганнар. Калган аграр оешмалар да кагыйдәләргә нигезләнеп эш итсен иде. Күп кенә хуҗалыкларда тырма, культиватор һәм чәчкечләрнең ремонты бара. Максатыбыз — Яңа елга тиклем авыл хуҗалыгы техникасының ремонтын тәмамлап куярга. «Чишмә»дә исә — ремонт эшләре беренчеләрдән булып башланды, әле чәчкечләр ремонтланып бетеп килә, диде чираттагы семинар-киңәшмәдә Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге җитәкчесе Рушан Мөхәммәдиев.

Гомумән, белгечләр, «Чишмә» хуҗалыгының һәр кампаниягә югары дәрәҗәдәге әзерлек белән керүен, вакытында билгеләнгән бурычлар үтәлүен әйттеләр. Хуҗалыкның 22 тракторы, 4 ашлык җыю комбайны, 3 азык туплау комбайны бар. Ремонт биредә график белән башкарылуы билгеле. Барлыгы 7000000 сумга ремонт эшчәнлеге гамәлдә, ә яңа техника 2000000 сум күләмендә кайтарылган. Яңа техникага килгәндә, тракторлар, төягечләр бар икән.

Районның хуҗалыкларында әлеге көнгә барлыгы 2861 тырманың 963, 138 культиваторның 53 һәм 135 чәчкечнең 36 ремонтланган. Хәзерге замана шартлары киң алымлы агрегатлар дәвере. Быелгысы елда да шундый куәтле 4 тырма, 7 культиватор һәм 2 чәчү комплексы кайткан. Яңа төр «Кузбас», «Кама», «Заря» тырмалары, «Ярославич, «Агромастер» культиваторлары да яхшы нәтиҗәләр бирүе билгеле.

Бүгенге көндә хуҗалыклар барлык кирәкле әйберләр — чәчү һәм җир эшкәртү техникасы, запас частьлар тәэмин ителгән. Югары сыйфатлы һәм күп сандагы техника паркы белән һәм барлык белгечләрнең уртак тырышлыгы белән генә терлекчелек продукциясенең сыйфатын яхшыртуга, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмнәрен арттыруга ирешеп була. Моны аңлап эш иткән хуҗалыклар даими уңышлар яулый да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев