Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хуҗалыкларда, фермаларда

«Чишмә»дән репортаж: Тулы әзерлектә каршылыйлар

“Чишмә” хуҗалыгы игенчеләре язгы басу эшләрен тулы эзерлек белән каршылыйлар. Районыбызда тулы куәтенә язгы чәчү эшләренә җитди әзерлек бара.

 Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов һәр техниканың төзеклеген, ремонты узганлыгын, механизаторның хезмәт таләпләренә туры килешле документациягә һәм җиһазларга ия булганын карый, тикшерә. Әлеге көндә бик кимчелекләр табылмаган, димәк хуҗалык җитәкчеләре үз уңганнарының иминлеге өчен җаваплы карашталар. Әле техника карау чаралары башланганнан бирле 4нче хуҗалык “Чишмә”. 
Биредәге машина-трактор остаханәсенең ремонт  цехы эшчәнлеге дә уңай бәяләнә. “Чишмә” белән әлегесе көнне Ринат Рафик улы Сәхәбетдинов җитәкчелек итә. Яңарак кына җитәкчелек вазыйфасына тотынса да, өметле, үз эшенә мөкиббәнлеге күренеп тора. Барысы хуҗалыкта 9 – “1221”, 6 – “86”, 2 – “80”, 2 – “Иномарка” тракторы, төягечләр, чәчкечләр “Amazone DMC 9000”, “Быстрица” һәм “СЗП” кыр-басу эшләренә әзер торалар. 


Булган техника һәм агрегатлар ремонтланылып, карап, көйләнеп, стандарт таләпләргә ярашлы. Туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларын – культивацияләү, тырмату, чәчү һәм кәтүкләү комплексларын, яхшылап төреп куелган электр үткәргечләр, резина көнчәкләр һәм башка узелларның төзеклеген тикшереп, чәчү кампаниясендә катнашачак техника төрләрен карап һәм көйләп куйганнар. Язгы чәчүгә барлыгы 20 трактор һәм 11 прицеп-арба кулланылачак. Илдус Махъян улы билгеләвенчә, техника карау чаралары районыбызда график нигезендә дәвам итә. Хуҗалык ныклап әзерләнгән, аянычлы фаҗигаләр монда булмас! Механизаторлар белән киңәш корыла. 
Техника караганны ярата икәнен “Чишмә”нең һәр механизаторы яхшы аңлый, җапваплы караш белән эш итә. 
Механизаторлар белән якыннанрак танышыйк
Механизатор булып Илшат Сабиров 3 ел чамасы хезмәт куя, 1992нче елдан алып бензовоз машинасын йөгәрли. Үзе дә шушы авылныкы. 

– Бүгенге техника карау уңышлы булды, дип саныйм. Басуларга чыгарга әзербез. Культиватор һәм дискатор белән йөрим, табигать шартлары бик кырыс булмады, – ди басу уңганы.


Чагыштырмача, яшь механизаторлар да – “Чишмә”нең горурлыгы. Рамил Мәрданов “МТЗ 1221” техникасында йөри. Хуҗалыкта 2013нче елдан бирле эшли. 

– Зарплатаны вакытында түлиләр. Үзем дә Аккүздән. Актаныш технология техникумын тәмамлап эшкә кайттым. Авыл җиренә эшкә кайтканыма әлеге көнгә кадәр үкенгәнем булмады, яшьләргә дә механизатор һөнәрен сайларга киңәш итәм. Техника басуда ватылып калганы юк.


“Чишмә”гә бер эшкә килгәннәр, моннан китми икәненә, яхшы хезмәт шартлары булуына тагы бер ачыктан-ачык дәлил – 35 еллап хезмәт стажларына ия булган механизаторлар. Хуҗалыкның барлыгы 3000 гектар җирендә алар иген һәм башка культуралар чәчәчәк.
“Чишмә” агрегатларының техник әзерлеге яхшы дип табылды, башлыча һәммәсе дә быелгы сезонда да  сынатмаска әзер.Техника төзек һәм имин эшләсен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев