Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хуҗалыкларда, фермаларда

Эшлим дигәнгә эш җитәрлек

Районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә үткән семинар-киңәшмәдә җиткерелгән мәгълүмат белән таныштыруны дәвам итәбез.

Агросәнәгать тармагында хезмәт шартлары елан-ел яхшыра, эш урыннары арта бара. Агымдагы ай башына тупланган саннар буенча: хуҗалыкларда барлыгы 1645 кеше хезмәт куя. Уртача хезмәт хакы да — чагыштырмача әйбәт. Ул 40752 сумны тәшкил итә. Акча кеременең хезмәт хакы өлеше исә 23% икән.

Ә хәзер кайбер хуҗалыкларга аерым тукталыйк. «Актаныш» агрофирмасында 130 хезмәтчән эшли, биредә уртача зарплата 52830 сум дип билгеләнгән. «Чишмә» агрофирмасында 59 кеше эшләп йөри, уртача билгеле хезмәт хакы — 51569 сум, ә менә шул ук җирлектәге «Чишмә» хуҗалыгында 90 белгеч хезмәт куя, алар уртача 45765 сум ала. Иң эре, иң алдынгылар сафында барган «Әнәк» тә 460 кеше, аларның уртача зарплатасы 44259 сум. Ә менә "Нигез«(68 кеше) һәм Нур Баян(130) хуҗалыкларында хезмәт хакларының уртача күләме 41046 һәм 40874 сум. Шулай ук «Ташкын» лыларның да уртача хезмәт хакы күләме 40171 сум икәнен белдек.

Башка авыл хуҗалыгы преприятиеләрендә эшчеләренең уртача хезмәт бәясе 40000 сумнан аз... Ә менә иң түбән хезмәт хакы «Чиялек» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятендә...

Эш кешесенең хезмәт хакы арту ягы күренеше бар микән? Бу сорауга РОССТАТ кына җаваплый аладыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев