Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хуҗалыкларда, фермаларда

“НИГЕЗ”НЕҢ АЛДЫНГЫ САВУЧЫСЫ ИЛСӨЯР ЯҺУДИНА – ТЫРЫШ ХЕЗМӘТ СӨЯР ХАНЫМ

Безнең Актаныш районы элек-электән авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренең уңышы белән дан тота. Игенчеләр, сыер саву операторлары, терлекчеләр, зоотехниклар, бригадирлар, һ.б. бик күп белгечләр елдан-ел җитештерү алдынгылары булып тора.

Савучының уңганлыгы кулларыннан беленә. Гәрчә билгеле җырда сүз игенче турында барса да, районыбыз авыл хуҗалыгының нигез ташларын тәшкил иткән уңган-булдыклы савучы кыз һәм егетләребезгә дә бик рас килә бу сүзләр. Без якынлашып килгән Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан махсус "Хуҗалыкларда, фермаларда" исемле сәхифәбезне дәвам итәбез.

Районыбызның авыл хуҗалыгы эшләре әлегесе көнне дә гөрләп дәвам итә. 
Бүгенге әңгәмәм героинясы “Нигез” хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы Илсөяр ханым Яһудина. Әлеге хуҗалыкта ул 2007нче елдан алып тырыш хезмәт куя. Хезмәт стажы аның 26 елга якын.
Илсөяр апа, үзегез белән тулырак таныштырып үтсәгез иде.


Әнием Финсия Шәеховна сыер савучы иде, әтием Гыйлемҗан Закир Хәбиров улы – тракторчы иде. Әнием 40 еллап сыерлар сауды, аңа ияреп эшкә йөри идем, соңрак исә эш башлаган мәлдә дә ул минем остазым булды, миңа үрнәк булды. Икебезнең стажын бергә кушсак 70 елга якын.
Мин Башкортстанның Илеш районының Аккүз авылында 1979нчы елда туып-үстем. Ишле гаиләдә үстем, Альберт һәм Алфред абыйларым да авыл хуҗалыгы өлкәсен сайлап, гомерлек профессияләренә тугрылар. Үскәндә 5 малай да, бер кыз идек. Калганнарыбыз вафат инде, кызганыч... Алар миңа үскән вакытта яшьтән терәк һәм таяныч, кирәк чакта яклаучыларым булдылар. Хезмәт юлымны туган ягымда башлап җибәрдем. Колхозлар таралу чорында, монда килдек. Хуҗалык җитәкчебез Дамир Әминович безгә яшәргә йорт бирде. 


Тәүге эш башлап җибәргән көннәрегезне искә алып үтсәк һәм бүгенге хезмәт шартларын?


11нче сыныфны тәмамлагач та сыер савырга төштем. Минзәләдә поварлыкка белем алдым. Әзрәк повар булып эшләдем колхозда. Алга таба янәдән яраткан эшемә кайттым – сыер савучы булып киттем. 
138 сыерны савам. Хәзер эш күпкә җиңеләйде. Элек бик авыр иде, чиләкләп сөт ташулар... Хәзер инде оҗмах шикелле(елмаеп). Системалар бик яхшы эшли әлегесе вакытта. Аппарат белән генә идарә итә һәр савучы. Авыл хуҗалыгыннан беркайчан да китәсем килмәде. Авыл җирен яраттым, авыл җире өчен җан атып яшим. 


Сез бүген алдынгы сыер саву операторы. Уңыш сере нәрсәдә икән, Илсөяр апа?


Тырышып, эшеңне яратып эшләргә кирәк бары тик, үскәнем. Киңәш сорап килгән хезмәттәшләремә ярдәм итәргә омтылам. Киңәшләремнең файдасы аларга тисә аеруча шатмын! 


Гаиләсендә дә бик бәхетле ул, сөекле, кадерле тормыш иптәше Илвир Радик улы  белән кызлары Илүсә кияүләре белән ике онык бүләк иткәннәр Яһудиннарның үрнәкле гаиләсенә.


Олы оныгыма 2 яшь тулып китте, кечкенәсенә 1 яшь тула. Аларны да үсә төшкәч үзем белән эшкә алып килем ферма, үземнең эш урыным белән дә таныштырып үтәрмен әле, Аллаһ боерса.
Тырыш хезмәт – тормыш сулышым! дип сөйли әңгәмәдәшем.


Илсөяр ханым авыл хуҗалыгы тармагында күпъеллык хезмәт стажына ия, бар күңел халәтен яраткан эшенә багышлаган гап-гади авыл хатыны. Авылыбызның уңган кызларының безгә эшкә килүе, яшьләребезнең авыл җирендә калуларына бик сөенәм, чөнки безнең эшне дәвам итәләр, ә без аларга үрнәк бирәбез һәм ихлас күңелдән тәҗрибә уртаклашабыз”, –ди Илсөяр ханым.
Районыбызда мондый ифрат булдыклы, тырыш кешеләр булуы зур горурлык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев