Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хуҗалыкларда, фермаларда

Уйланырга сәбәп бар: Субсидия аласыгыз килсә, терлекчелекне үстерергә, күпләп сөт җитештерергә!

26 сентябрьгә Актаныш районы хуҗалыкларында 193562 кг сөт җитештерелә, бу 200 тоннадан артык. Шул исәптән фермерда хуҗалыкларын 7 тонна чамасы.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев әңгәмәбез барышына билгеләвенчә:

— Сөт хуҗалыкларда 230 тоннага менгән иде дә, ләкин төшә башлады. Безнең лейкоздан чистарыну процессы да шактый актив бара. Ноябрьдә район хуҗалыкларында күпләп терлек бозаулау көтелү сәбәпле дә, сөт төшә. Сөт хәрәкәттә була, һәркем моны аңлый инде. Кышка бу күләмнән дә төшермичә кереп китәргә иде исәп. Прогнозлар буенча безнең декабрь аенда хуҗалыкларда сөтнең артуы көтелә.

  • «Чишмә» агрофирмасы, «Чишмә», «Нигез», «Башак», Нур Баян хуҗалыклары белән «Актаныш» агрофирмасы стабиль рәвештә сөтне арттыралар һәм әйдәп баралар икән. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бер сыердан — 32 алып 38 кг тиклем сөт савыла.
  • Ә менә «Тамыр», «Эконом» хуҗалыклары берникадәр сөт җитештерүне киметүе билгеле. Сөт җитештерүчәнлек терлекнең баш саны белән турыдан-туры бәйле. Терлекчелек аз булса, дәүләт программаларында катнашу да, субсидия алу да катлаулы яки бөтенләй алып булмый икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев