Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хуҗалыкларда, фермаларда

ЗАМАНЧА ФЕРМА УҢЫШКА ЯКТЫ ЮЛ БУЛСЫН!

Яхшы шартлар – югары күрсәткечләр нигезе ул. “Актаныш” агрофирмасының заман куйган шартлар буенча “Артемида” җитештерү компаниясе тарафыннан төзелгән фермасы чыннан да игътибарга лаек. Ул 140 сыер башына исәпләнә, бик җылы.

                                         Эчертү, тиресне су ярдәмендә астан кудырып җибәрү, микроклимат, насос станциясе җиһазлары, санитар зона ике “M2erlin”, “Fullword” саву роботлары, басымчы(подталкиватель) “Stallboy”, “HETWIN” роботлары, сөтлебикәләр өчен щёткалар бар.
Әйткәндәй, Актаныш районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев мондый фермаларның мөһимлеген һәм әһәмиятен югары бәяли, янәшәдә генә тагы бер ферма корпусы җыела, аның белән әлегесе тоташтырылачак һәм уртада сыерларның бозаулавы өчен уңайлыклар тудырылачак, 300 башка. 


                                         Сыерлар һәркайсы, савыр вакыт җиткәч, махсус урынга килеп басалар. Сыер саву операторлары булган кызлар җиленнәрен сөртеп алып, саву аппаратларын тоташтыралар. Һәр малкай турында мәгълүмат мониторда чагылыш таба: анда күпме сөт савылганы, майлылык, аксым күрсәткечләре, сөт составында тыелган катнашмалар булу-булмавы, хәтта сыерларның сәламәтлеге торышы да ачык күренә, ди “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев. 


Компьютер артында белгеч тә карый, заман технологиясе үзе дә контрольдә тота икән. Үзебездә эшләнгән технология бу, моны белгәч аеруча горурланып куясың. 


                                         Тиресне су белән генә юдырып чыгаралар биредә. Торбалар пластмас. Ул торбалардан махсус кирпечтән күтәрелгән бина эчендә шамбо кебек җир бар. Бина җылытылган, чөнки торбалар пластик булу сәбәпле дә суыкларда ярылу, туңып, тирес катып калуы ихтималы да бар. 
Сыерларга азык өләшү бункеры 15 кубометр. Яхшы ашаган малда өмет бар, диләрме ул? Әйткәндәй, сөтне бары тик югары сыйфат белән генә озатып, шактый табыш алына. Бу исә барлык хезмәткәрләрнең тотрыклы югары хезмәт хакында да чагыла. Сөт суыткыч һәм саклагыч та спиральле җылылык алмаштыргыч, бозлы-суык су белән Танк “Packo” корылмалары эшли биредә.
Агрофирманың ветеринарынының кәрәзле телфонына сыеркайларның халәте, сәламәтлеге хакында мәгүлүмат килә, ул аны тикшерә, кирәк булса дәвалый һәм электрон форматта да программага дә теркәп куя.


Мондый яхшы ферманы төзү 48 миллион сумга төшкән, җиһазландырыш - 47 миллионга баскан.
                                         Заманча төс алган мал торлагы белән танышып чыктык. “Актаныш” агрофирмасының заманча фхезмәт атмосферасы, малкайлар һәм барлык хезмәткәрләр өчен тудырылган шартлардан тәэсирләнеп кайтырга чыкканда тигез ритм белән дәвам иткән эшчәнлеккә тагын бер тапкыр күз салдым. Һәрберсе үзеннән таләп ителгәнне яхшы аңлап, гомум уңышка шулай барысы бердәм тотынып кына ирешеп булуына инанып, биредәге ир-егетләр һәм хатын-кызларның хезмәт җитештерүчәнлеген тагын да югарырак күтәрү хакына тырышлыкны киметмәячәгенә ныклы ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев