Актаныш

Актаныш районы

16+
Әй, язмыш, язмыш!

Дәниф Шәрәфетдинов авырганнан соң беренче тапкыр туган авылы бәйрәмендә сәхнәгә чыкты

Татарстанның атказанган җырчысы Дәниф Шәрәфетдинов, авыруы сәбәпле озак вакытка сузылган паузадан соң, ниһаять, сәхнәгә чыкты.

 Киров авылында узган «Авыл көне»ндә җырчы үзәкләргә үтәрлек итеп җыр башкарган. Аны якташлары җылы алкышларга күмә. Видеоны социаль челтәрләрдә баянчы Илдус Һадиев күрсәтте.

Җырчы 1996-2001 елларда Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге «Бәйрәм» ансамблендә эшләде. Йөрәкләргә үтеп керә торган моңлы тавышлы егетне күпләр хәтерли. Дәниф Шәрәфетдинов инде күп еллар Бехтерев авыруы белән көрәшә. Аның нәтиҗәсендә җырчының күрү сәләте кимеде. Ул күзенә күпсанлы операцияләр дә ясатты. Сәхнәдәш дуслары һәм тамашачылары җырчыга ярдәм җыю да оештырган иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев