Ныклы гаиләдән җылылык бөркелә
Безнең Актаныш районындагы Чәчер авылында зур тормыш тәҗрибәсе туплап, пар канатлы булып яшәүче ихтирамга, хөрмәткә лаеклы гаилә парларыбыз бихисап.
Гөлназ МУЛЛАГАЛИЕВА
Гаилә ул – һәрберебез өчен сыеныр һәм таяныр урын. Фәкать гаиләдә генә тел, гореф-гадәт саклана. Бер-береңә булган хөрмәт, мәхәббәт буыннан-буынга күчә. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.
Авылыбызда пар канатлы, сикәлтәле гомер юлыннан, матур итеп, бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүчеләр күп. Менә алар: Сәлия һәм Илсур Кәримовлар, Зоя һәм Рафис Галимовлар, Илсия һәм Таһир Әмировлар, Рәзилә һәм Равил Хәлфетдиновлар, Энҗе һәм Тимерхан Дияровлар, Гөлчәчәк һәм Булат Әхмәтовлар, Рәзинә һәм Алмаз Минаевлар, Гөлшат һәм Фирдәвис Камалетдиновлар.
Әлеге озын гомерле гаиләләр рәтендә яшәүче күркәм бер пар – Сәлия һәм Илсур Кәримовлар 1997 елда туган авылларына кайталар. Яңа йорт салып, гаиләләре белән шунда яшиләр. Хезмәт юлын лаеклы дәвам итәләр.
Бу пар 1993 елның 20 февралендә гаилә кора. Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Һәр икесе дә тырыш, эшчән, балаларын да (уллары Илгиз, кызлары Алия) шул тәртиптә, үзләре үрнәгендә тәрбиялиләр, эшкә уңганнар. Хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, кешелеклелек сыйфатлары әти-әниләреннән балаларына да күчкән, бар яктан да үрнәк, матур пар. Йорт-җир һәрчак тәртиптә. Күп итеп мал-туар асрыйлар, яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәләр. Авылның үрнәк гаиләсе булып торалар.
Бер-берләренә терәк һәм кирәк булып яшәүче Зоя һәм Рафис Галимовларда бер-берсенә карата хөрмәт хисе чагыла. Зоя апа 1954 елның 21 ноябрендә Лениногорск шәһәрендә туган. 1997 елда өйләнешәләр. Рафис абый Яр Чаллы шәһәреннән әти-әнисенең туган нигезенә кайтып төпләнеп, бүгенге көндә тормыш иптәше Зоя апа белән тату гына яшиләр. Ихата-кура, йорт-җирләрендә һәрчак чисталык, тәртип хөкем сөрә. Зоя апа – бик уңган хуҗабикә. Рафис абый – менә дигән гаилә башлыгы.
Авылга соңгы елларда гына кайтып, яңа йорт салып, пар канатлы булып яшәүче Илсия һәм Таһир Әмировларны да уңай яктан гына телгә алабыз. Йорт-җирләрен тәртиптә тотучы, балаларына дөрес тәрбия биргән әлеге гаилә һәркемгә үрнәк булып тора. Алар – үрнәк әти-әни, әби-бабай, дәү әни-дәү әти.
Авылыбызга кайтып, яңа йорт салып, матур гына гомер кичерүче тагын бер матур пар – Рәзилә һәм Равил Хәлфетдиновлар. Һәр икесе дә тырыш, эшчән. Бу уңай сыйфатлары балалары һәм оныкларына да күчкән. Балалары тормышта үз юлларын тапканнар. Бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр. Әти-әниләре янына кайтып, булышып торалар.
Шулай ук Энҗе апа һәм Тимерхан Дияровлар гаиләсе дә матур гына парлы гомер кичерә. Йорт-җирләре, бакчалары тирә-юньдәгеләргә үрнәк. Авыр вакытларда да һәрчак бер-берләренә терәк алар.
Гөлчәчәк һәм Булат Әхмәтовлар гаиләсенә – 19 ел. Ике ул тәрбияләп үстерәләр, өлкән әтиләрен тәрбия кылалар. Гаилә башлыгы юл төзелешендә, тормыш иптәше шәфкать туташы хезмәтен башкара.
Авылыбызда яшь гаилә – Рәзинә һәм Алмаз Минаевлар тормышы да үрнәк. Мәхәббәт җимешләре – кызлары үсеп килә. Гаилә башлыгы Алмаз “Чәчер” җәмгыятендә алдынгы механизатор иде, хәзер Нур Баян исемендәге хуҗалыкта да сынатмый. Рәзинә “Чәчер” җәмгыятендә пешекче булып эшләде, хәзерге көндә кибеттә халыкка хезмәт күрсәтә. Миаевлар да, озак еллар бергә гомер итеп, яратуларын яклый һәм саклый алган, озын гомерле гаиләләрдән үрнәк алып яшәсеннәр. Тормыш юлын матур үтеп, соңгы сулышкача бергә атласыннар иде.
Гөлшат һәм Фирдәвис Камалетдиновлар җәйге чорда авылга кайтып яшиләр. Гөлшат апа башта Минзәлә медицина көллиятен, аннары Казан медицина институтын тәмамлаган. Чат авылында фельдшер, Иркутск һәм Яр Чаллы шәһәрләре дәваханәләрендә тырыш хезмәт куйган. Хәзерге көндә тормыш иптәше Фирдәвис абый – мулла, үзе – абыстай. Икесе дә мәдрәсәдә белем алганнар. Гарәп графикасы нигезендә Коръәнне рәхәтләнеп укыйлар.
Камалетдиновлар 64 ел бергә матур гына гомер кичерәләр. Фирдәвис абыйны авыл халкы яратып, Әлмәндәр дип атый. “Әлмәндәр”ебезгә быел 90 яшь тула. Авылга җәйгә кайтып йөрүчеләр һәм авылда төпләнеп яшәүчеләр арасында иң озын гомерле гаилә алар.
Авылыбыз гаиләләре тату, күркәм, тигез булсыннар. Балалар һәм оныкларыннан авыр сүз ишетмичә, аларның мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге тормышларын тагын да нурландырып, бизәп торсын иде. Һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Илләр имин, гаиләләр нык булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев