Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Актанышта «Автотуташ -2023» җиңүчеләре ачыкланды(+видео, +бихисап фотолар)

Замана көне-сәгате белән үзгәрә. Бүген исә юлларыбызда гүзәл затларыбызны руль артында күрү дә гадәти күренеш.

Районкүләм үткәрелгән «Автотуташ — 2023 Быел бәйгедә 8 автоледи көч сынашты.

Әйтергә кирәк, автотуташлар төрле һөнәр ияләре, араларында юлларда йөреп шактый тәҗрибәле шофёрларны да күрдек.

Әле яңарак кына руль артына утыручы яшь кызлар да булды. 

Без бер арада ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән сөйләшеп алдык:

— Автотуташларыбыз иң тәү чиратта белемнәрен компьютер артында, теоретик яктан тикшерделәр. Вакытка биремнәр чишеп үзләренең белемнәрен сынадылар. Икенче өлеш — автомәйданчыкта практик күнегүләрдән торды. Конкурста иҗади бирем итеп — машинаны бизәү, видеороликлар (видеолар 3 булды) ясау, презентация үткәрүдән гыйбарәт. Агымдагы елны менә бик матур яңарыш итеп шушы өлешне дә өстәп, тулыландырып җибәрдек.

Ә төп максатлар нинди, Ләйсән Рәдифовна?

— Автомобиль иярләгән хатын-кызларыбыз елдан-ел арта, юлларда йөргәндә мөһим булган кануннарны ныгыту, аварияләр санын киметү максатыннан гамәлгә куела бу бәйге. Катнашырга теләк белдерүче гүзәл затларыбыз елдан-ел арта гына, шөкер. Куркып тормыйлар. Катнашучыларыбызга бик зур итеп рәхмәт!!! Аларның һәрберсенә имин юллар телибез.

Автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасындагы бу республика бәйгесенең районкүләм этабы елдагыча оешкан төстә узды. Бәйгедә катнашучыларның барысы да лаеклы чыгыш ясады. Нәтиҗәләр чыгарганнан соң 1нче урынны Резеда Фирдәвес кызы Гатина яулады, ул Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәт куя. Әйткәндәй, бүләк ителгән — заманча, яхшы принтерны да ул белем учагына бирергә ниятләгән. 

Илиза Илназ кызы Хуҗина — иң яшь автотуташ булып танылды. Ул әнисе Роза ханым белән килгән иде бирегә, аналы-кызлы катнашучы гаилә дә булдылар әле алар. 

Илиза 2нче мактаулы урынга чыкты. Әлегесе көнне Минзәлә шәһәрендәге медицина училищесенең 4нче курсы талибәсе.

3нче пьедесталны Резеда Ильяс кызы Низамова биләде. Ул «Умырзая» балалар бакчасында эшли. 

Аларга кыйммәтле призлар, дипломнар һәм медальләрне жюри — ЮХИДИ инспекторы Дилфат Иргалин, профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм урындагы автомәктәп җитәкчесе Алмаз Шәйхразыев тапшырды. 


Шулай ук үзеннән Ләйсән Рәдиф кызы — үзе ясаган искиткеч тәмле, телне йотарлык капкейлар әзерләгән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев