Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Яңа Әлем балалар бакчасында янгын сүндерү һәм юл кагыйдәләрен төгәл үтәүгә багышланган сөйләшү узды

11 май көнне Яңа Әлем балалар бакчасында Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Рәшитов Илгиз Айрат улы, Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәзиф кызы Мөхәммәтова катнашында гомуми ата-аналар җыелышы узды.

          Көн тәртибе буенча хәзерге көндә актуаль булган янгын куркынычсызлыгы, балаларга катнаш янгыннар турында Илгиз Айрат улы үз чыгышын тәкъдим итте: "Балалар катнашында булган янгыннар күп очракта ата-аналарның ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Шуңа күрә, балаларның үзләрен генә өйдә калдырмавыгызны, аларга даими янгын куркынычсызлыгы турында аңлатып торуыгызны сорар идем", дип азсызыклады ул. Җыелышта катнашучылар өчен огнетушительләрне дөрес куллану буенча да сөйләп китте.

        Икенче көн тәртибе буенча Ләйсән Рәзиф кызы да бакчада өйрәтелеп килгән юл йөрү кагыйдәләренең өйдә дә ата-аналар тарафыннан яклау табарга тиешлеге, юл фаҗигаларына юлыкмас өчен тиешле кагыйдәләрне үтәп һәм балаларга да аны үз үрнәгеңдә күрсәтеп тору кирәгенә басым ясады. Шулай ук җәйге чорда велосипедларда тиешле урыннарда гына йөрү, киемнәрдә яктылык кайтаргычлар булдыру, балаларны да шуңа күнектерү, 14 яше тулмаган балаларның хокук бозу очрагы булганда әти-әнинең җаваплы булуы турындагы мәсьәләләрне дә аңлатып үтте.

           Өченче көн тәртибе буенча бакча мөдире Гүзәл Рифак кызы һәм тәрбияче Лилия Вазих кызы чыгыш ясап, "Гаиләдә әти белән әнинең роле, әти тәрбиясе" темасы яктыртылды. Шәфкать туташы Ләйсән Раффак кызы исә "Балаларның сәламәтлеге, туклануы" темасына чыгыш ясады. Бакча эшчәнлегенә нәтиҗә ясалып, ата-аналардан анкеталар алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев