Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Яңа Әлем балалар бакчасында юл хәрәкәте кануннарын яхшы беләләр

Даими авторыбыз, Яңа Әлем авылы балалар бакчасы мөдире Гүзәл Сәрвәровадан чираттагы хаты редакциябез почтасына килеп иреште. Хат белән бергәләп танышыйк!

Юл йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үзләштерү, бигрәк тә җәйге вакытларда юл хәрәкәте активлашкан чорларда — бүгенге көн таләбе булып тора. Балалар белән эшчәнлек мәктәпкәчә яшьтә үк, бакчаларда ук башланырга тиеш.

Шул максаттан, безнең Яңа Әлем балалар бакчасында даими эш алып барыла: җәйге чорда да бәла-казага юлыкмас өчен балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен танырга өйрәтәбез, төрле чаралар уздырабыз.

Бүген катнаш төркем балалар белән юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан «Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел» уен- ярыш узды.

Чара барышында балалар төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын таптылар, юл кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл билгеләрен тәртипкә салдылар. Кайберәүләр үзләрен автомобиль йөртүче буларак та сынап карадылар. Гадәттәгечә чара балаларның җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Әлеге чара балалар өчен бик файдалы булды.

Районыбыз дан килгән кунагыбыз ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова балаларга, педагогларга юлларда иминлек теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды, кагыйдәләрне үтәү буенча киңәшләрен дә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев