Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге хәбәрләре

Даими авторыбыз, профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова яза һәм фотосурәтләр белән уртаклаша.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернатында яшәүче укучылар белән кичке очрашу оештырдык. Статистик мәгълүматлар белән танышып, юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшеп алдык.

Тормышларында иң мөһим, дип санаган юл билгеләре белән сурәтләр ясадылар. Сурәтләре ифрат кызыклы һәм бик үзенчәлекле булды. 

Ахырдан махсус әзерләнгән белешмәлекләр таратылды.

***

Күҗәкә мәктәбендә укучылар белән очрашып, профилактик әңгәмә кордык. Укучылар актив җаваҗп бирделәр, үз фикерләрен җиткерделәр.

Файдалы очрашу эәти-әниләр, укытучылар коллективы белән сөйләшеп дәвам итте. 

Ата-аналар нигә үз балаларына шул самокатларны, скутерлар-мопедларны алып бирәләр икән, бала чага бер-берсендә күреп, кызыгып сорыйлар... Тизлекләре бигрәк куркыныч бит! Күпкә яхшырак булыр иде техника тематикасын тасвирлаган китаплар, диде бер әти кеше.

Шунысы сөенечле, бу уку йорты педагогик коллектив һәм ата-аналар бердәмлектә эш итәләр.

***

Актанышнын 2нче санлы мәктәбенең 4 сыйныф укучылары белән очрашып, бүгенге көндә бик актуаль СИМ(шәхси мобильлек чарасы) темасына сөйләшеп, видеоролик карадык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев