Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Куркыныч афәткә каршы тактик өйрәнүләр оештырылды

Актив хәбәрчебез, даими авторыбыз, Пучы урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зәлинә Вахитованың чираттагы хәбәре сезнең игътибарга.

Язгы каникуллар алдыннан Пучы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Әнәк янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Фәрдиев Шәүкәт Җәүдәт улы белән очрашты. Очрашуда язгы ташу чорында куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, янгыннарны кисәтү буенча профилактик әңгәмә уздырылды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу бик файдалы һәм кызыклы үтте. Шулай ук планлы эвакуация үткәрелде. Мәктәптәге барлык укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр тиз арада мәктәптән чыгып тезелә алдылар, вакыт регламентына сыештылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев