Актаныш

Актаныш районы

18+
Ышаныч һәм иминлек

Ләйсән Мөхәммәтова: Балаларга яктылык кайтаргыч элементлар хакында ачыктан-ачык аңлатабыз, моның өчен күңелле чара оештырабыз

Җәйге каникуллар вакытында Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан бик күп чараларны гамәлгә куйды. Ә менә чираттагысы кич көне, караңгы төшкәч үткәрелде. Ник дисезме?!

Әлеге чара — яктылык кайтаргыч элементларга багышланды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау чарасы Актанышның «Бүләк» аланында ял итүче 4 агымдагы балалар өчен гамәлләштерелде.

Әңгәмәләр, акцияләр, тематик уеннар, ярышлар оештырды. 

— Сөендек, укучылар барысы да юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләләр, яктылык кайтаргыч элементлы киемнәрдә алар флешмоб биеделәр. Балалар шушы элементларның никадәр мөһим булуын яхшы аңлый.

Реклама
https://

Юл хәрәкәтен профилактикалау буенча чаралар балалар бакчаларында һәм лагерьларда даими үткәрелә, уен алымнары ярдәмендә балаларга юлда үзүзеңне тотуның төп кагыйдәләрен истә калдыру җиңелрәк,  дип сөйләде «Актаныш-информ» журналистына ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова.

Әлеге профилактик эшчәнлекнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур һәм көчле! Тиздән көзгә дә керәбез, балаларыбыз мәктәпләргә бара, ә менә кич кайтканда яки берәр түгәрәккә барганда бу элементларның аларда булуы юл һәлакәтләренә юл куймас! Шофёрлар газизләребезне әллә каян күреп торачаклар бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама
Токен:

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев