Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

САБАК БУЛСЫН БАШКАЛАРГА!

Юл хәрәкәте кагыйдәләре — иминлегебез гарантиясе!

Юллардагы иминлек үзебездән тора! Спиртлы эчемлекләр тилертә, юл кануннарын бозу фаҗигага илтә! 

Актаныш районының ЮХИДИ алынган оператив мәгълүмат менә ни сөйли: 21 июль көнне уздырылган рейд нәтиҗәләре буенча 18 беркетмә төзелгән.

​​​​​​

Искәртеп узабыз, ул көнне рейд «Иминлек каешы» республикакүләм операциясе кысаларында булды һәм ул «Актаныш-информ» ның иҗат төркеме катнашында узды.

Барлыгы 13 куркынычсызлык каешын эләктермәгән гражданга протокол төзелгән, алар Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.6 статьясына ярашлы штраф түләргә мәҗбүр була. Иминлек каешын санга сукмаганнарга 1000 сум түләргә кирәк булачак!!!

Ә калганнары: бер иптәш КоАП РФ 12.7 1 өлеше буенча җаваплылыкка тарттырылачак, ул таныклыксыз булган. 2 шофёрның машиналарында дәүләт номерлары яхшылап күренмәү сәбәпле(укылмый), берәр шофёрның тонировкасының үтә дә ныклы булуы(12.5.3) һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.37 статьясындагы 1нче маддәсендә әйтелгән ОСАГО полисыннан башка яки башка машина йөртүче документта билгеләнгән шартларны бозып бу транспорт чарасы белән идарә итү өчен. 

 

Юллардагы кагыйдәләрне бозмыйча, фаҗигаләргә туры юл куймыйча йөрсәк иде! Әлеге саннар күпләрне уйландырса иде! Уйланырга урын бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев