Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

«Сакла» Интернет-порталының яшь ЮХИчылар олимпиадасында Актаныш районының 338 укучысы катнашты

28 октябрьдә «Сакла» Интернет-порталында гомуми белем бирү уку оешмаларының 5, 6 һәм 7 сыйныф укучылары һәм яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары әгъзалары өчен юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен белү буенча республика интернет-олимпиадасы узды.

Әлеге белем, зирәклек һәм юл йөрү кагыйдәләрен белүне тикшерә торган бәйгедә Актаныш районы мәктәпләренең 338 укучысы катнашты.

Шуларның 97се ЮХИ отряды әгъзалары. Бу күрсәткеч республиканың башка районнары арасында иң яхшыларның берсе.

Олимпиада нәтиҗәләре 7 ноябрьдә билгеле булачак.

Республика олимпиадасында һәр яшь категориясендә беренче 5 урынны алган катнашучылар җиңүче һәм призер исеменә лаек булачак. Җиңүчеләр (1, 2 һәм 3 урыннар) медальләр, дипломнар һәм призлар белән бүләкләнә. Призерларга исә (4 һәм 5 урын) дипломнар һәм призлар тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев