Актаныш

Актаныш районы

16+
ЮХИДИ хәбәр итә

Актаныш районы ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиевкә майор исеме бирелде

Хөрмәтле хезмәттәшебез, Актаныш районы ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Радикович Шәмсиевкә майор исеме бирелү белән ихластан котлыйбыз!

 

Бу - юлларда имин вәзгыять хөкем сөрсен, гомерләр вакытсыз өзелмәсен, дип, Сезнең, үз-үзегезне аямый, профессиональ югарылыкта  хезмәт кую һәм мәгариф оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшләүче "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ белән,  кулга-кул тотынып, уртак максатка юнәлтелгән фидакарь тырышлык нәтиҗәсе.

Зур сабырлык, һәрдаим уяулык, рухи ныклык, ихтыяр көче сорый торган эшегез киләчәктә дә бәрәкәтле куанычлар китерсен. Какшамас саулык, гаилә бәхете, ирешкән уңышларыгызның дәвамлы булуын теләп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев