Актаныш

Актаныш районы

16+
ЮХИДИ хәбәр итә

Актаныш районында “Язгы каникуллар” профилактик чарасы уза

23 марттан 5 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Актаныш районында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан “Язгы каникуллар” профилактик чарасы уза. Бу акцияне Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе үткәрә.

2026 елның ике ае эчендә республика юлларында балалар катнашында 40 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә 1 бала һәлак булган, 45 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Анализ күрсәткәнчә, зыян күргән балаларның күбесе автомобильдә пассажир буларак барган. Балалар-пассажирлар катнашында 22 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 1 бала гомере өзелгән, 27 бала җәрәхәтләнгән.

Юл хәрәкәте инспекторлары ата-аналарга һәм йөртүчеләргә балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен катгый үтәү кирәклеген искәртә. Кагыйдәләр нигезендә:

  • 7 яшькә кадәрге балалар автомобильдә махсус балалар утыргычларында йөртелергә тиеш;
  • 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта бары тик махсус җайланма кулланып кына йөртергә рөхсәт ителә;
  • Өлкәнрәк балалар иминлек каешлары белән эләктерелергә тиеш.

Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган:

  • йөртүчеләр өчен – 5 мең сумга кадәр,
  • вазифаи затлар өчен – 50 мең сумга кадәр,
  • юридик затлар өчен – 200 мең сумга кадәр штраф.

Моннан тыш, балалар-җәяүлеләр катнашында да юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән. 18 юл-транспорт һәлакәтендә 18 бала-җәяүле җәрәхәтләнгән.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны, аеруча каникуллар чорында, игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев