Актаныш

Актаныш районы

16+
ЮХИДИ хәбәр итә

Бер авариядә һәлак булган апа белән сеңелне бүген җирләделәр

Бер авариядә һәлак булган апа белән сеңелне җирләделәр.

         Бүген Чүпрәле районында ике бертуган кыз белән хушлаштылар. Алар 3 август көнне юл фаҗигасенә очрый. Рульдә кызларның ерак туганы була. Хәзерге вакытта машина йөртүченең дә хәле авыр. Түбән Чәке авылы башлыгы Олег Албутов сүзләренчә, ир-ат Казан хастаханәсендә, комада ята.

– Бүген кызларны җирлибез. Аларның әниләре күптән вафат иде. Әтиләре исән-сау. 30 яшьлек Светлананың ике баласы бар иде. Олысы элеккеге ире тәрбиясендә, кечесе приютта. Светлананың сеңлесе Олеся Мәскәүдә эшли иде. Берничә көн ялга гына кайткан булган. Бик авыр хәл. Кулдан килгәнне эшлибез, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев