Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Язгы каникуллар җитте: Балаларны сак булырга өндик!

Яз башлану белән табигать кенә түгел, юлдагы хәрәкәт тә тагы да ныграк җанлана.Машиналар рәтен велосипедчылар, мопед, самокатчылар,җәяүлеләр дә тулыландыра. Юлда йөрү тагын да ныграк игътибарлылык,саклык сорый.

Язгы каникуллар алдыннан ,мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләрен кабатлап,ныгыту максатыннан укучылар белән очрашып, файдалы һәм кирәкле очрашулар уздырдык.

Аккүз мәктәбе укучылары,бакча балалары,яшь инспекторлар белән очрашып чиреккә йомгак ясап, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган конкурсларга нәтиҗә чыгарып бәяләдек.

Бакча балалары 7 бөртек кенә булсалар да юл йөрүгә багышланган белемнәрен күрсәттеләр, алар инде үз яшьләренә туры килгәннең барысын да белә һәм өйрәнүләрен дәвам итәләр.

Укучылар белән файдалы очрашулар оештыруда ярдәм иткән мәктәп җитәкчелегенә зур рәхмәтләребезне җиткерәм. Балаларның иминлеген кайгыртып чирек саен чакыручы мәктәпләргә "Афәрин", диясе килә. Кисәтүләр ясау, белгәннәрне кабатлап яңарту бер кайчан да зыян итми.

Балаларга исән- имин ,файдалы яллар телибез.

Әти- әниләр дә балалар белән сөйләшүләр,аңлату,кисәтү эшләре алып барсын иде.

Әлеге эчтәлектәге очрашулар сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта, Яңа Әлем, Аккүз, Әтәс мәктәпләрендә, Пучы балалар бакчасында да узды.

ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев