Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Качкыннар да җавап тота: ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек машина йөртүчене куып Илешкә үк барып җиткән

13-24 август көннәрендә Татарстан Республикасында «Аек машина йөртүче» оператив профилактика чарасы узуын хәбәр иткән идек. Район ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерү вакытында шактый маҗаралы хәлләргә дә юлыккан.

Башкортстан Республикасында теркәлгән автомобиль хуҗасы ЮХИДИ хезмәткәрләренең боерыгына буйсынмый һәм тикшерү урыныннан кача. Хокук сакчылары җилдән җитез элдергән автомобиль артыннан куа китә. Илеш авылына барып җиткәнче шулай узышырга туры килә. Машина йөртүче юкка гына туган ягына ашыкмаган, өрдергәннән соң аның сулышында алкоголь парлары шактый булып чыга.

Кызмача руль артына утырган ике егетне ЮХИДИ хезмәткәрләре Актанышта тоткарлый. Адай, Татар Суыксуы, Усы, Уразай һәм Агыйдел елгасы кичүе терииториясендә дә исерек килеш машина йөртүчеләргә тиешле эчтәлектәге протоколлар төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев