Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Районыбызда 19-23 сентябрь көннәре «Юл хәрәкәте иминлеге атнасы» дип игълан ителде (фото+ видеорепортаж)

Юл хәрәкәте иминлеге атнасы кысаларында Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясенең Актаныш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм административ җәза үтәтү инспекторы Чулпан Габидинова бүген Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты.

            

 

     Гимназиягә күпчелек укучы автобус яки машина белән килә. Шуңа күрә автобуска утыру, аннан төшү, автобус кузгалып киткәч кенә хәрәкәт ясау- болар турында кунаклар укучылар белән әңгәмә корып тагын бер кат кагыйдәләрне исләренә төшерде.


           

                    Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы белә, сорауларга тиз һәм дөрес җавап бирүләре шуны күрсәтә. Ә менә балаларның әти-әниләре, педагоглар фикеренчә, әллә ни санга сукмый. Шәхси автомобиль белән башлангыч мәктәп каршындагы юлда- җәяүле сукмагына килеп туктау,  башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга, бигрәк тә сукмак аша чыгучыларга комачаулау- барысы да юл кагыйдәләрен бозу булып санала. Бу хакта башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Галләмова бүгенге очрашуда ачынып әйтте:

 

- Гимназиядә икенче елымны укытам. Без балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында гел аңлатып торабыз. Әмма әти-әниләр шул кагыйдәләрне боза. Җәяүле чыга торган урынга килеп туктыйсыз һәм балагызны төшерәсез. Ә башка машиналар туктый алмый интегә. Мәктәп автобусы иртән балаларны мәктәпкә алып килгәндә дә, кичен түгәрәкләргә алып киткәндә дә сезне туктап көтеп тора. Балаларга өйрәткәннәребез бушка булып чыга. Юл йөрү кагыйдәләрен барыбыз да дөрес итеп үтәсәк иде,- диде Лилия Васыйк кызы. 

 

       

Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясенең Актаныш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова фонд исеменнән төрле очракларда  юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләүче буклетлар һәм яктылык кайтаручы беләзекләр бүләк итте.

 

                Җәйге каникуллардан соң укучылар юлларда иркенрәк йөриләр. Хәзер исә аеруча җаваплы чор- бердән, яңа уку елы башлангач, юлларда хәрәкәт артты, икенчедән, көзге вакытта тиз караңгылана, яңгыр ява, томан төшә, шул сәбәпле юлда йөрү авырлаша.

 

Шуңа күрә кичен яктылык кайтаручы элементлары булган тамгалар тагу, киемнәр кию төп таләп. Ләйсән Мөхәммәтова белән Чулпан Габидинова бу хакта әңгәмә барышында кат-кат искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән Газизова "Актаныш-информ" Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясенең Актаныш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова ЮХИДИ яңалыклары Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат