Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Әни һәм бала сәламәтлеге атналыгы: Киләчәкне кайгырту бүгеннән башлана

2026 елның 31 мартыннан 6 апреленә кадәр Россиядә Әни һәм бала сәламәтлеге атналыгы уза. «Актаныш үзәк район хастаханәсе» бу мөһим инициативага кушыла.

Атналыкның максаты – репродуктив сәламәтлекне саклау, аналар һәм балалар үлемен киметү, сәламәт буын тәрбияләүгә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру. Әни һәм бала сәламәтлеге – һәр гаиләнең һәм бөтен җәмгыятьнең иминлеге нигезе. Актаныш район хастаханәсе табиблары искәртә: йөклелек, бала табу һәм балачак белән бәйле күп проблемаларны вакытында профилактика, диспансер күзәтүе һәм сәламәт яшәү рәвеше аша кисәтеп була.

Атналык кысаларында хастаханәбездә түбәндәге чаралар уза:

  •  Киләчәк һәм яшь әниләр өчен акушер-гинеколог һәм педиатрның өстәмә консультацияләре;
  •  Хатын-кыз консультациясендә һәм балалар поликлиникасында әни сөте белән ашату, вакцинация, дөрес туклану һәм көн тәртибенең мөһимлеге турында лекцияләр һәм әңгәмәләр;
  •  Йөклелекне планлаштыру, сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм абортларны профилактикалау буенча мәгълүмат битләре тарату;    
  •  Репродуктив система тикшеренүен узарга мөмкинлек бирүче ачык ишекләр көннәре (алдан язылу буенча).

Актаныш үзәк район хастаханәсе белгечләренең киләчәк әниләргә киңәшләре:

  •  1. Йөклелекне планлаштырыгыз – алдан табибка мөрәҗәгать итегез, кирәкле анализлар тапшырыгыз, хроник авыруларны дәвалагыз.
  • 2. Йөклелекне иртә срокларда (12 атнага кадәр) исәпкә куегыз – бу рискларны вакытында ачыкларга һәм бала сәламәтлеген сакларга мөмкинлек бирә.
  •  3. Акушер-гинекологны регуляр рәвештә йөрегез һәм барлык скрининг тәкъдимнәрен үтәгез.
  • 4. Туклану һәм ял режимын саклагыз, начар гадәтләрдән баш тартыгыз.
  • 5. Бала тапканнан соң үз сәламәтлегегезне онытмагыз – профилактика тикшеренүләре узыгыз, гинекологка елына ким дигәндә бер тапкыр барыгыз.

Кечкенә балалар өчен профилактика прививкалары календарен үтәү, педиатрның регуляр тикшерүләре, вакытында өстәмә ашамлык кертү һәм куркынычсыз өй шартлары булдыру бик мөһим.

«Актаныш үзәк район хастаханәсе» баш табибы Айдар Хәев:

-Һәр хатын-кыз, һәр әни белергә тиеш: аның сәламәтлеге – киләчәк балаларының сәламәтлеге. Без райондашларны үзләренә һәм тәннәренә игътибарлы булырга, табибларга сораулар бирергә оялмаска һәм диспансеризация узарга чакырабыз. Шулай иткәндә, бергәләп сәламәт буын үстерә алырбыз!- ди.

 Барлык теләүчеләрне атналык чараларында катнашырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев