Бер атна эчендә Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән 27 меңнән артык кеше авырган
Татарстан Республикасында кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) һәм грипп белән сезонлы авырулар артуы дәвам итә. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 2025 елның 22 декабреннән 28 декабренә кадәр республикада грипп һәм ОРВИ белән авыруның 27 352 очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч эпидемия чигеннән 24,5 процентка югарырак.
Соңгы атнада авырулар структурасында грипп өлеше 80,6 процентны тәшкил иткән. Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсендә гриппның 1 540 очрагы расланган. Авырулар арасында гриппның А (H3N2) штаммы өстенлек итә.
COVID-19 белән авыру күрсәткече узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 38,6 процентка кимрәк.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә билгеләп үтүләренчә, авырулар артуы барлык яшь төркемнәрендә дә күзәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев