Бүләкле бәйрәм: Алар Актаныш районы башлыгы бүләкләрен алды
Тырыш hәм нәтижәле хезмәтләре белән районның социаль — икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен Пучы участок хастаханәсе терапия кабинеты шәфкать туташы Гүзәлия Сәетгәрәева, Качкын авылы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Мая Кәрамова, хастаханәнең балалар бүлеге шәфкать туташы Чулпан Нәҗмиева, поликлиника фельдшеры Ильзира Баймуллина Актаныш муниципаль районы Башлыгы Мактау грамотасына лаек булдылар.
Район үзәк хастаханәсенең табиб-терапевты Лилита Нигъмәтуллина,
программист Илфак Гомәров Актаныш муниципаль районы Башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев