Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Яңа төзелгән Актаныш район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге хезмәтләре белән танышыгыз

Актаныш үзәк район хастаханәсе 1974 елда төзелгән, 26873 кешегә, шул исәптән 22200 өлкән кешегә, балалар – 4673 балага медицина ярдәм күрсәтә. Яңа кабул итү-диагностика бүлеге Рөстәм Миңнеханов карары белән 2025 елда төзелде.

 

  • Заказчы «Татарстан Республикасы Баш инвестицион төзелеш идарәсе»;
  • Генераль подрядчы: «Татлизинг»;
  • Подряд оешмасы: «Газстройсервис" ҖЧҖ
  • Төзелеш 2025 елның 6 мартында башланды, 2025 елның 26 августында тәмамланды.
  • Бер катлы, монолит-кирпечтән төзелгән, заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган бинаның гомуми мәйданы: 997,38 кв. м.

Объектның смета бәясе: 296. 636, 72 мең сум (тулысынча Татарстан Республикасы акчалары исәбеннән), шул исәптән: (төзелеш-монтаж эшләре 188 808, 16 мең сум, медицина җиһазлары 107 828, 56 мең сум)

Елына 11 700 кешегә хезмәт күрсәтелә, шулардан:

  • Амбулатор пациентлар- елына 5400 кеше;
  • Ашыгыч медицина ярдәме бригадалары тарафыннан 6300 кеше хастаханәгә китерелә;
  • Айга хезмәт күрсәтелгән пациентлар саны 975 кеше;
  • Көненә уртача ашыгыч патологияле 30-35 кешегә хезмәт күрсәтелә;
  • Рентген тикшеренүләре саны- елына 10492 кеше;
  • Маммография- елына 1809 кеше;
  • Стоматологик рентгенография-елына 197 кеше; 
  • Эшләүче персонал саны: 20 кешегә кадәр. 

Күрсәтелә торган хезмәтләрнең төрләре: 

  • ашыгыч медицина ярдәме фельдшерын кабул итү;
  • табибка кадәр кабинет шәфкать туташын кабул итү;
  • дежур табибның кабул итүе;
  • табиб-хирургның кабул итүе;
  • травматолог – оропед табибның кабул итүе;
  • табиб-терапевтның кабул итүе;
  • педиатр табибның кабул итүе;
  • акушер – гинеколог табибның кабул итүе;
  • реанимация ярдәме күрсәтү;
  • медицина анализларын алу (канның гомуми анализы, сидекнең гомуми анализы, канның биохимик анализы, башка анализлар);
  • рентгенография, маммография;
  • компьютер томографиясе;
  • эндоскопик җиһазларда эндоскопик тикшеренүләр (видеоколоноскопия, видеогастродуоденоскопия);
  • УЗИ аппаратында утратавыш тикшеренүләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев