РКБ баш табибы урынбасары Марсель Миңнуллин Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкарачак
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективын министр вазыйфаларын башкаручы Марсель Миңнуллин белән таныштырды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, министр вазыйфаларын башкаручы итеп Татарстанның атказанган табибы, хирургия буенча югары квалификацияле табиб, медицина фәннәре кандидаты, бүгенгәчә республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина буенча урынбасары вазыйфасын биләгән Марсель Мансур улы Миңнуллин билгеләнде.
Мансур Миңнуллин 1974 елның 22 июнендә туган. 1997 елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаган. Вуздан соң клиник ординатурада № 1 хирургия авырулары кафедрасында белем алган.
Һөнәри эшчәнлеген Казанның 5 нче шәһәр хастаханәсендә эренле хирургия бүлегендә башлап җибәргән.
2000-2001 елларда – РКБ кабул итү бүлегенең табиб-хирургы.
2001 елда – КГМУның №1 хирургия авырулары кафедрасы аспирантурасына укырга кергән.
2002 елда – читтән торып укуга күчеп, РКБның абдоминаль хирургиясе бүлегендә эшли башлаган.
2004 елда – “Операциядән соң эчәкләре ябышкан һәм томаланган сырхауларны диагностикалау һәм комплекслы дәвалау” темасына кандидатлык диссертациясе яклаган.
2010 елдан – Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина буенча беренче урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев