Роспотребнадзор балаларны талпаннардан яклау буенча киңәшләр бирде
Язгы-җәйге чорда талпаннарның активлашу шартларында Роспотребнадзор талпан тешләү куркынычы булган урыннарда балалар белән йөргәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерә. Талпаннар үләндә һәм куакларда тереклек итә, бу исә урманда һәм паркта йөрүне сабыйлар өчен аеруча куркыныч.
Талпан кеше киеменә ябыша, аннары тешләү өчен «уңайлы» урын
эзләп өскә таба хәрәкәт итә. Мондый очракта балаларны, бигрәк тә әле
ышанычлы йөри яки басып тора алмаган сабыйларны күзәтү бик мөһим.
Кечкенә балалар белән йөргәндә аларны кулда күтәреп йөртергә яки
коляскалар кулланырга киңәш ителә. Бу баланың үләнгә утыру куркынычын
киметә, чонки үләнлек - талпаннарның төп яшәү урыны. Кан суыручы
бөҗәкләр белән элемтәгә кермәс өчен алар яши торган үлән һәм куаклардан
читтәрәк - юлның уртасыннан йөрергә кирәк.
Әгәр коляска белән үлән буйлап йөрергә мәҗбүр булсалар яки
куаклыкларга, белгечләр колясканың аскы детальләрен махсус акарицид
аэрозоль чарасы белән алдан эшкәртергә киңәш итә. Бу талпаннарның
тәгәрмәчләр һәм колясканың башка өлешләре аша үтеп керү мөмкинлеген
булдырмаячак. Өлкән яшьтәге балалар куркыныч зоналарда үз-үзеңне
тотуның төп кагыйдәләрен аңлатырга кирәк. Шулай ук киемнәрне
этикеткадагы инструкцияләр нигезендә акарицид чаралары белән эшкәртү
мөһим. Оптималь доза белән генә чикләнегез: киемнәрне «символик
рәвештә» эшкәртергә ярамый, әмма чараны артык куллану да файда
китермәячәк. Кием эшкәртү процессы, әйберләрнең зурлыгына карап, 30
секундтан 1 минутка кадәр булырга тиеш. Шуны онытмагыз: кечкенә
буйлары һәм кызыксынучанлыгы аркасында балалар талпаннарны үзләренә бик тиз җәлеп итә.
Әлеге кагыйдәләрне үтәү балаларны куркынгыч
нәтиҗәләрдән сакларга һәм саф һавада йөрүләрне куркынычсыз итәргә
ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев