Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

ШӘП: инвалид балалрны дару белән тәэмин итү өчен акча бүленгән

РФ Хөкүмәте халыкны дару белән тәэмин итү өчен Татарстанга миллиард сумга якын акча бирде. РФ Хөкүмәте инвалид-балаларны дару, медицина эшләнмәләре һәм махсуслаштырылган дәвалау туклануы продуктлары белән тәэмин итү өчен төбәкләргә каралган субвенция күләмен 1,442 млрд. сумга арттырды. Хәзер әлеге акча күләме 32,096 млрд. сумга җитте. 2016 елда Татарстанга әлеге максатларда...

РФ Хөкүмәте халыкны дару белән тәэмин итү өчен Татарстанга миллиард сумга якын акча бирде.
РФ Хөкүмәте инвалид-балаларны дару, медицина эшләнмәләре һәм махсуслаштырылган дәвалау туклануы продуктлары белән тәэмин итү өчен төбәкләргә каралган субвенция күләмен 1,442 млрд. сумга арттырды.
Хәзер әлеге акча күләме 32,096 млрд. сумга җитте. 2016 елда Татарстанга әлеге максатларда федераль бюджеттан 986 миллион сум акча бүленә. Шул хактагы карар Россия Хөкүмәте сайтында пәйда булды.
Документта әйтелгәнчә, субвенция күләме арту 2016 елның беренче кварталында дәүләт социаль ярдәменә хокукы булганнар федераль регистрына 190,2 мең кеше өстәлү белән бәйләп аңлатыла. Хәзер илдә андыйлар саны 3560262 кеше булган.
чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/61803-rf-hөkүmәte-halyiknyi-daru-belәn-tәemin-itү-өchen-tatarstanga-milliard-sumga-yakyin-akcha-birde.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев