Таеп китсәгез, аркагызга егылганда иякне күкрәккә кысу мөһим, бу баш мие җәрәхәтеннән саклаячак
Юлларда көчле бозлавык, аяк-кул сыну куркынычы зур, хөрмәтле райондашлар, сак булыгыз.
Актаныш район үзәк хастаханәсенә тайгак юлда егылып имгәнгән ике кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Табиблар аларга кирәкле ярдәмне күрсәтеп, тиешле дәвалау билгеләделәр.
Хөрмәтле райондашлар!
Юлда сак булу – үзебезне генә түгел, якыннарыбызны да кирәкмәгән мәшәкать-борчылулардан арчалый. Урамда җәяү йөргәндә дә, машинада барганда да әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булыгыз: башка җәяүлеләргә юл бирегез һәм автомобильләрнең куркынычсыз хәрәкәтенә, туктавына инангач кына тиешле хәрәкәт ясагыз.
Бозлавыкта таеп егылу бәрелүгә, имгәнүгә һәм сынуга кадәр китерергә мөмкин. Егылуның иң еш очрый торган сәбәпләре — аяк киеменең тая торган булуы, ашыгып йөрү һәм игътибарсызлык.
“Мондый егылулар өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча куркыныч, чөнки күп очракта ул каты җәрәхәт алу белән тәмамлана — аяк яки кул, кабырга һәм умыртка сөяге сынуы мөмкин", — дип кисәтә Актаныш район үзәк хастаханәсе травматологы Инсаф Могътазиров.
Әгәр егылган кеше кискен авырту кичерсә, кул-аякларын сизмәсә, хәрәкәтләнә алмаса, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, дип белдерә табиб-эксперт.
Шул ук вакытта табиблар килгәнче кешене кузгатырга яки борырга тырышырга ярамый, чөнки бу хәлне начарайтырга гына мөмкин.
“Әгәр дә сез таеп китсәгез, аркагызга егылганда иякне күкрәккә кысу мөһим, бу баш мие җәрәхәте алудан саклаячак. Башлык һәм капюшон бәрелүне йомшартырга ярдәм итәчәк", - ди табиб.
Күңел болгану, баш әйләнү, эч авырту баш мие җәрәхәте яки башка органнарның җәрәхәтләнүен күрсәтә, бу очракта зыян күрүчегә ашыгыч табиб ярдәме кирәк, дип кисәтә белгеч.
“Зыян күргән урынга берничә тапкыр боз куярга кирәк, авырткан урынны җылытырга ярамый", — ди Инсаф Азат улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев