Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Татарстанның медицина учреждениеләрендә җил чәчәге авыруына каршы вакцина җитәме?

Татарстанның медицина учреждениеләрендә җил чәчәге авыруына (ветрянка) каршы вакциналар җитәрлек күләмдә.

Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткән.

Элегрәк «Известия» басмасы Россиянең кайбер төбәкләрендә ветрянкага каршы вакцина җитмәве турында хәбәр иткән иде. Мондый төбәкләр исемлегендә Татарстан да телгә алынган.

"Җил чәчәге авыруына каршы вакцинация милли профилактик прививкалар календаренә керми. Шул ук вакытта Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарның аерым төркемнәрен хезмәт урынына озатыр алдыннан вакцинацияләү дәвам итә. Марттан сентябрьгә кадәр 5 мең доза вакцина кайтарылган, препарат бар", - дип сбелдергәннәр агентлыкка.

Хәзер хәрби хезмәткә чакырылучыларны вакцинация бара. Ул тәмамлангач, вакцина башка куркыныч төркемнәр өчен поликлиникаларга көтү исемлеге нигезендә бүленәчәк.

«Татарстанда чәчәк авыруы уртача еллык күрсәткечләргә туры килә»,-дип өстәгәннәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев