Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Татарстанның район хастаханәләренә 24 меңнәнартык өлкән авыл кешесе китерелгән

2025 елның гыйнвар–июнь айларында авылҗирендә яшәүче 24 036 өлкән яшьтәге татарстанлыдиспансерлаштыру, вакцинацияләү, скрининг һәмбашка медицина процедуралары узу өченреспубликаның район хастаханәләренә китерелгән.

 

 

Өлкәннәрне илтеп җиткерү «Гаилә» илкүләмпроекты кысаларында, федераль бюджет акчасынасатып алынган махсуслаштырылган автотранспорттабашкарыла. Өлкәннәрне халыкка социаль хезмәткүрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре озата бара.

Проект өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм актив озын гомер өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Даими медицина тикшерүләре сәламәтлек белән бәйле проблемаларны иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итә, бу дәвалауны вакытында башларга һәм җитди катлаулануларны булдырмаска мөмкинлек бирә.

2019 елдан 2024 елга кадәр чаралар белән 327,2 мең татарстанлы колачланган. Агымдагы елда якынча 35 мең кешене медицина хезмәте белән тәэмин итү планлаштырыла. Бүгенге көнгә өлкәннәрне район хастаханәләренә илтү планы 68,6 % үтәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев