Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Толлар өркәче

Бу проблеманы шулай дип атау урта гасырлардан ук килә. Элек кешенең гомер озынлыгы, бигрәк тә ир-атныкы, бик кыска, 45–50 яшь тирәсе генә булган. 45 яшьләрендә ялгыз калып, башын аска иеп күңелсезләнеп йөргәнлектән, тол хатынның муенына бөкре чыга дип уйлаганнар.

 

  Хатын-кызның гәүдәсен бозып, ямьсезләп торучы бу күренешнең сәбәбе чынлап та башны иеп йөрүдәме соң? Аның килеп чыгу сәбәпләре һәм дәвалау ысуллары турында безгә югары категорияле табиб Валерий ИГНАТЬЕВ сөйли. 

Хатын-кызларның гәүдә матурлыгын бозучы әлеге күренешне чир дип әйтү бик дөрес тә булмас. Бу – умыртканың җиденче буыны өстенә май катламы утыру.  Күпләр аны остеохондроз аркасында барлыкка килә дип уйлый. Шеш чыккан дип борчылучылар да булгалый. «Толлар өркәче»нең остеохондроз белән дә, шеш белән дә бернинди бәйләнеше юк. Гомумән, умырткага кагылышы юк аның. Май тукымасыннан гына гыйбарәт булган бер катлам ул. 

Төп сәбәбе – гормоннар үзгәреше. Кырыктан узган хатын-кызларда гына булуы да юкка түгел. 45–50 яшь – климакс чоры башланган вакыт. Организмда хатын-кыз һәм ир-ат гормоннарының балансы югала. Эстроген кими, тестостерон арта. Хатын-кыз гормоннары, нигездә, май тукымасында җитештерелгәнлектән, май катламын арттырып, организм аңа кытлыкны тулыландырмакчы була. Ләкин ир-ат гормоннары тәэсирендә бу чорда инде артык майлар, көчле затлар тибына хас булганча, корсакка һәм җилкәгә «куна». 

Тагын бер өстәмә сәбәп – хатын-кызның озак вакытлар бер халәттә утырып эшләве. «Толлар өркәче»н икенче төрле «бухгалтер синдромы» дип тә атыйлар.  Җилкәдәге мускулларның еллар дәвамында  хәрәкәтсез, гел бер халәттә генә булуы муенга май катламы утыруын тизләтә генә. 

Бу – күбесенчә артык авырлыктан интеккән, организмында май тукымасы күп булган хатын-кызларга хас. Гәүдә үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, ул беленер-беленмәс кенә яки шактый ук зур да була. Муен кыска булганда аеруча күзгә ташлана. Бетерү чараларын күрмәсәң, өлкәнәйгән саен зурая гына бара. Артык зурайса, муендагы кан тамырларын һәм нерв төеннәрен кысарга, баш һәм җилкәләрне авырттырырга мөмкин. Аннары, мондый «таучык»ның хатын-кыз гәүдәсенә матурлык өстәмәвен дә әйтеп үтәргә кирәктер. Хәер, ул ир-атларда да күзәтелә, аларда исә май бөтен җилкә киңлегенә ята. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев