Агыйдел аша күпер салынса, өч төбәк тоташачак
Башкортстан Республикасының Краснокамск районы Иске Яньегет авылы белән Татарстан Республикасының Актаныш авылы арасында Агыйдел (Белая) елгасы аша күпер төзү инициативасы чиктәш территорияләрдә транспорт үтемлелеген яхшыртуга юнәлтелгән зур әһәмияткә ия проект булып тора. Әлеге башлангыч Идел буе федераль округының өч төбәге- Татарстан, Башкортостан, Удмуртия өчен күптәнге проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Проект авторы — туризм өлкәсендә билгеле эшмәкәр һәм җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан туриндустриясе ассоциациясе рәисе Комил Олимович Сиразетдинов. Ул әлеге проектны 2024 елдан башлап актив рәвештә алга этәрә, аның төбәкләр арасындагы икътисади бәйләнешләрне ныгытудагы әһәмиятен ассызыклый.
Аның исәп-хисаплары буенча, якынча 1,2 чакрым озынлыктагы күпер төзелеше 10 миллиард сумга, ә проектка бәйле тикшеренү-эзләнү эшләре — 250 миллион сумга төшәчәк. Бу суммага геологик тикшеренүләр, проектлау һәм экологик экспертиза керә.
Проектның төп үзенчәлекләре
Планлаштырылган күпер автомобиль хәрәкәте өчен каралган һәм Татарстан белән Башкортстан районнары арасындагы юлны 200 чакрымга кадәр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Бу исә халык, фермерлар, эшкуарлар һәм туристлар өчен логистика шартларын сизелерлек яхшыртачак.
Комил Сиразетдинов проектның актуальлеген хәзерге проблемалар белән аңлата:
— тәүлек буе эшли торган кичү булмавы (паромнар сезонлы һәм билгеле график буенча гына йөри);
— базарларга, медицина һәм социаль хезмәт оешмаларына бару мөмкинлеге;
— Идел буе һәм Урал төбәкләрендә туризмны үстерү өчен зур потенциал булу.
Әлеге башлангыч Change.org платформасында урнаштырылган петицияләр аша халык тарафыннан да киң хуплау тапты. Анда меңләгән кеше үз имзасын калдырган. Төбәк халкы проектның социаль әһәмиятен — яңа эш урыннары булдыру, подъезд юлларын ремонтлау, кунакханәләр, кафе һәм турбазалар төзү мөмкинлеген ассызыклый.
Комил Сиразетдинов проектны алга сөрү эшен социаль челтәрләр һәм төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарына мөрәҗәгатьләр аша алып бара. Аның төп өметләре проектны «Тормыш өчен инфраструктура» милли программасына кертү белән бәйле, чөнки әлеге кысаларда ил күләмендә йөзләгән күпер яңартыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев