Актаныш районында юлларны кардан чистарту эшләре бер минутка да тукталмый
Актаныш районында юлларны һәм тыкрыкларны кардан чистарту эшләре тәүлек буе өзлексез алып барыла. Эшләр бер минутка да тукталмый. Бүгенге көндә карны чистарту эшләренә «Коммунсервис» МУПы һәм ИТК оешмалары хезмәтчәннәре, шулай ук аларның 12 берәмлек махсус техникасы җәлеп ителгән.
Хәзерге вакытта Актаныш авылында Хади Такташ урамының 12 нче кварталында карны актив рәвештә чистарту эшләре дәвам итә.
Юлларны чистартканнан соң җыелган карны йөк машиналарына төйиләр һәм махсус билгеләнгән мәйданчыкка чыгаралар.
«Коммунсервис» МУП һәм ИТК коллективлары үз бурычларын намус белән үти. Алар районыбыз халкының иминлеге һәм уңайлы хәрәкәтен тәэмин итүгә зур өлеш кертә.
Зилә Хәмәтнурова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев