Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Һәлакәтсез җылыту сезонына йөз тотып

Җылыту системасына тоташтырылган барлык социаль объектлар һәм торак йортларның да алда торган кышкы чорны бәла-казасыз чыгу мөмкинлеге бармы? Тарифларда үзгәрешләр көтеләме?

Күпфатирлы йортларга куелган ике контурлы газ казаннарына техник караулар үткәрү, ватылган очракта төзекләндерү 2024нче ел башыннан Актаныш районындагы газ эксплуатацияләү хезмәте карамагына бирелүе билгеле. 

«ӘЛМӘТГАЗ» эксплуатацияләү һәм җитештерү идарәсенең Актаныш районындагы газ хезмәте җитәкчесе Рөстәм Әмирҗанов белән актуаль мәсьәләләр, борчулы проблемалар турында сөйләштек.

— Агымдагы ягу сезонына никадәр җаваплылык белән якын киленде, Рөстәм Мәзгарович?

— Ягулык сезонына кергәнче без барлык техник ремонтларны, хезмәтләндерүләрне үткәрәбез. Безнең график нигезендә 5 җирлектә 8 яңа шкаф — газорегулятор пункты куйык. Барлыгы районыбыз буенча соңгы 3 ел эчендә 108 шундый пункт алмаштырдык. Агымдагы ремонтлар җиренә-җиткереп эшләнелде. 

— Тарифлар турында. Исәп-хисапларда үзгәрешләр көтеләме?

— Газ өчен түләүләр 2024 елга чыккач артуы ихтимал. Бу хакта җиткерәчәкбез: яңарышлар булу белән, әлбәттә, массакүләм мәгълүмат чараларында информация чыгачак! 

Тарифлар турында тулырак:

  • Быел җылыту буенча тарифлар үзгәрмәде. Исәп-хисаплар өчен элеккеге  бәяләр кулланыла. Түләүләрдәге суммалар температура аермасы аркасында гына аерыла ала. Урамда салкынрак булган саен, йорт, уңайлы температураны саклап калу өчен, җылылык энергиясен күбрәк сарыф итәчәк. Димәк, түләү дә күбрәк булачак. Шул сәбәпле көз һәм яз айларында җылылык өчен түләүләр зур түгел, ә кыш көне ул суммалар сизелерлек инде.

  Түләү артык зур булганда дәүләт ничек ярдәм итә ала?

  — Мондый очракта кешегә  ярдәм күрсәтелергә тиеш.  керемнәре аз булган, “Коммуналка” өчен түләү гаилә бюджетының бик зур өлешен алып торган кешеләргә керемнәре аз булганда субсидия бирелә.

  • күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр өчен – 13 %тан;
  • 60 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар өчен – 18%;
  • 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар өчен – 16%;
  • башкалар өчен – 20 %.

— Аның күләме кешенең  кеременә, фатирның зурлыгына һәм башка параметрларга  бәйле. Гаризаны социаль яклау идарәсендә яки күпфункцияле үзәктә  бирергә мөмкин.

— Икенчедән, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, инвалидлар һәм инвалид балалар караучы гаиләләр, чернобыльчеләр, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, коммуналка өчен түләү буенча бурычлары булмаган күп балалы аз керемле гаиләләр дәүләттән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүгә бердәм акчалата компенсация (ЕДК) алырга хокуклы. Аның күләме квартплата күләменә бәйле. Квартплата күбрәк булган саен, ЕДК да күбрәк була.  Аны күпфункцияле үзәктә рәсмиләштерергә мөмкин.

— Өченчедән, әгәр коммуналь хезмәт өчен түләү узган елның шул ук ае белән чагыштырганда дүрттән бер өлешкә  артса, кеше түләүне кичектереп торуны таләп итәргә хокуклы.

— Күпфатирлы йортларда да ике контурлы котёллар хәзер. Уңайлы микән алар?

— Ике контурлы котёллар бик компактлы! Насослары да үзендә, кайнар суы да була. Температураны да үзегез көйлисез. җылыту сезоны тәмамлангач та, су кайнарландыру ысулын гына да куллану мөмкин. Ә менә аермалы буларак совет чорындагы идәнгә куелышлы котёллар бинаны, йортны җылыту өчен генә кулланышлы иде. Иң мөһиме — газ торбасына боз катып, күңелсез хәлләр ачы суыкларда булмасынга, түбән температуралы режимга куеп экономия ясау кирәкми. Йөзләтә чыгачак ул ахырдан... Андый хәлләр булгалады. 

— Килешүләр актив төзеләме?(газ котёлларын һәм плитәләрен хезмәтләндерүдә)

— Агымдагы елның беренче сентябреннән без халык белән килешүләр төзи башладык. «ТАТРЕГИОНСЕРВИС» тан барлык ике контурлы котёллар безнең карамакка күчә. Хәзер без җаваплы оешма. Газ котёллары белән проблема килеп туган очракта, 3-15-50 телефоныбыз тәүлек әйләнәсенә эшли. Шалтыратулар кабул ителә. Безнең авария-диспетчерлык хезмәтенең бригадасы тулы составта хезмәт күрсәтә. Диспетчер, мастер, ике слесарь һәм шофёрыбыз бар. 

— Техник күзәтүләр хакында да сөйләшик, Рөстәм Мәзгарович.

— Техосмотрлар исә безнең елына бер тапкыр ясала. Ул түләүле, ә авария килеп туса, бушлай төзәтү чаралары күреләчәк. Запчастьләр, җиһазларны абонент үзе кибет киштәләреннән табырга тиеш. 

Бу урында безнең даими укучыбыз Әнисә ападан кабул иткән сорауны бирергә булдым.

— Районда газ котёллары һәм плитәләре өчен җиһазлар сату кибетләреме, сәүдә нокталарымы булдыру ничегрәк? Өлкән яшьтәге яки өстәвенә ялгыз райондашларга Яр Чаллыга мәсәлән барып кирәк запчасть, газга кирәк-ярак эзләп йөрү бик зур кыенлыклар тудыра...

— Әлеге сорау күтәрелгән. Уңай чишелеш алыр ул. Әле, белүемчә, җирле базарда кирәк запчастьләр сатуда бар.

— Газ хезмәте районыбызда ничек оештырылган?

— Әлеге вакытта газ участогыбызда 4 сменалап эш корыла. Яңа кадрлар белән проблема бик юк. Әле менә 6 кеше Әлмәттә, бөгелмәдә слесарьлеккә, ике контурлы котёл белән эш итәргә укый! Укыту оешмабыз тарафыннан оештырыла. Эш күп. 

— Ремонт эшләре башкарганда газны тулаем сүндергән чаклар буламы?

— Ремонт вакытында, халыкны алдан кисәтеп газ сүндереп торган чаклар булды. 

— Белгеч киңәшен дә ишетәсе килә.

— Райондашлар үз белдеклеге белән котёл гына да түгел, башка газ җиһазларына ябышмасын иде. Автоматика, плата, электроникалар кебек яклары бик катлаулы.

— Килешүләр төзергә актанышлылар күп киләме?

— Әйе, әлегесе көнне төп сорау шул. Без 31 декабрьгә тиклем килешүләрне төзеп бетерергә тиешбез. 

— Газ белән проблема килеп туган очракта ни эшләргә?

— Иң тәүге чиратта: шалтыратып «аварийка» чакырту. Аннан соң газны һәм утны кабызмаска! Ут янып торган очракта, розеткаларда провод ялганган булса — сүндермәскә! Диспетчер шалтырату кабул итү белән инструктаж үткәрә.

— Килешүләр темасына кире кайтып. Аны төзергә килгәндә документлар белән килергәдер? 

— Паспорт, йортка яки фатирга кагылышлы документлар. 

— Газ приборларын кешенең башка урынга күчерергә теләге булса?

— Безгә килеп гариза язу, техник документацияне кире ясату кирәк. Яңа урынга газ корылмаларын монтажлау — түләүле шартларда. Бу хезмәтне без түгел, монтажлау оешмасы башкара.

Әңгәмә өчен бик зур рәхмәт! Файдалы булсын!

МАТЕРИАЛГА КУЛ КУЙГАН ЧАКТА

 Фатирда температура нинди булырга тиеш?

Кануннар һәм нормативлар буенча, фатирларда һава температурасы +20 градуска хәтлем, ә почмактагы фатирларда +22 градуска кадәр булырга тиеш. Закон буенча, әгәр гадәттән тыш хәл килеп чыкса, җылы бирүне сүндереп торырга  мөмкин, әмма бу хәл аена 24 сәгатьтән дә артык булмаска тиеш. Монда мөһим аңлатма бар: фатирда һава температурасы

  • +12 градустан булса – җылы бирүне туктатып тору 16 сәгатьтән артык булмаска тиеш;
  • +10 градустан +12 градуска кадәр - 8 сәгатьтән артык түгел;
  • +8 градустан +10га кадәр - 4 сәгатьтән артык түгел.
  • ЯЗМАГА КЕРМИ КАЛГАН ФИКЕР: Районыбызның барлык авылларында да газификация булуы бик сөенечле күренеш, чөнки газсыз авыллар да башка төбәкләрдә очрый. Җирлекләрәге социаль учреждениеләрнең бөтенесе дә газ белән җылытыла. Шәхсән үземнең, башка регионнарда, өлкәләрдә авыл миче яки электр җылыткыч белән җылытылган мәгариф учакларын, мәдәният оешмаларын гына түгел, ә фельдшер-акушерлык пунктларын да күргән чак булды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев